Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан китап нәшрияты сайтында "Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш" әкиятен түләүсез тыңлап була

Әкиятне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нурлы укый.

Татарстан китап нәшрияты сайтында "Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш" татар халык әкиятен әлеге сылтама ашатүләүсез кулланырга була. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

"Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш" әкиятен Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нурлы укый. "Әлеге әкиятне кем укыр икән дигән икеләнүләр булмады, чөнки Дания Нурлы электән үк радиодан балалар өчен хикәяләр, әкиятләр укыган кеше. Без балачактан ук Дания апаның әкиятләр укуына ияләшкән. Аудиокитап уңышлы чыкты, балаларга да тыңлатып карадым", - диде Айсылу Галиева.

tatkniga.ru

"Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш" әкияте быел чыгачак Татар халык әкиятләре җыентыгына да кергән. Китап нәшрияты хезмәткәрләре аудиокитапны тыңлаганда китаптагы рәсемнәрне карарга да киңәш итә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев