Татарча сөйләшкән өчен эштән кууга җиттеләр
Һәр кешенең дә яшь вакытта истә калырлык вакыйгалары була. Яшьлек артта калган саен үткәндә булган вакыйгалар, хатирәләр ешрак искә төшә икән ул. Хәзерге көндә чордашларым, яшьтәшләрем белән яшьлек елларында булган истәлекләрне еш кына искә алып хәтерне яңартабыз. Әлеге язмамда Яр Чаллы шәһәренең Автозавод район советында – район буенча физкультура-спорт комитеты рәисе булып эшләгән чорда булган кызыклы да, гыйбрәтле дә вакыйгалар турында искә алып китәргә булдым.
Җитмешенче еллар башында Яр Чаллыда илкүләм зур төзелеш башланды – КамАЗ заводлары салына башлады. Бу гигант төзелеш тирә-як авыл, район, шәһәр кешеләрен үзенә «йотты». Шулай ук башка республикалардан, чит төбәкләрдән дә халык төзелешкә агылды. Без – Чаллыга терәлеп торган авылларда туып-үскән егет-кызлар да төзелешкә килдек. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач Яр Чаллыга килеп тулай торакка урнаштык, төзелештә, заводларда эшли башладык. Гигант төзелешкә элеккеге СССРның союздаш республикаларыннан 80нән артык милләт вәкиле килде һәм ак шәһәрдә төпләнеп калды.
Ул заманда эшкә урнашу өчен паспортың булу җитә иде. Хәзерге кебек анкеталар тутыртып, кемнең кем икәнен тикшереп тору булмады. Яр Чаллыдагы гигант төзелешкә Украина, Белоруссия, Азәр-байҗан, Әрмәнстан, Балтик буе республикаларыннан су, һава, автомобиль һәм тимер юллар буйлап бик күп кеше килде. Дөресен әйтергә кирәк, араларында шовинистик карашлы кешеләр дә булмады түгел. Менә алар инде татарларга икенче сортлы кеше итеп карадылар. Алдарак моны үз мисалым белән дәлилләрмен. Тагын шунысын әйтмичә кала алмыйм – Яр Чаллыдагы грандиоз төзелешкә зоналардан кайткан, ягъни җинаять кылып төрмәдә утырып чыккан кешеләр дә эшкә килде. Әйткәнемчә, эшелон-эшелон килгән халык арасында кемнәр генә булмады?!
Төрле җирләрдән килгән, төрле тәрбия алган халык арасында ак күлмәктән, кара галстуктан гына – тәти генә киенеп, кәгазь кыштырдатып кына утырырга теләүчеләр дә булды. Әнә шуларның кайберләре җитәкчелеккә үрмәләде. Менә шул кешеләр КамАЗ дирекциясендә, шәһәр хакимияте тирәсендәге җи-тәкчеләр арасында татар милләтеннән булганнарны эштән читләштерделәр. Шовинистик карашлы кешеләр безгә кимсетеп карадылар, ахыр чиктә безнең кавемнән булганнарның байтагын эштән кудылар. Боларны ачы тормыш тәҗрибәмнән чыгып язам. Дөресе шул, җитмешенче-сиксәненче елларны КамАЗ заводларында эшләргә, белгеч буларак, яһүдләр, украиннар, белоруслар, немецлар, Мәскәүдә яшәгән бик «блатной», аферист, мошенник «белгеч»ләр күп килде. Аларның күбесе җитәкчеләр иде. Алкогольдән дәваланган алдакчы «белгечләр» бихисап булды. Дөреслек ачы булса да, аны әйтергә кирәк. Хәзерге яшьләр КамАЗ заводларының, Яңа шәһәрнең нинди авырлыклар белән төзелгәнен белми. Ә тарихта бушлык булмый. Менә шул «ак тап»ларны дөреслек белән тутыру өчен, гаделлек тантана итсен өчен дөресен язам.
Әнә шундый күңелсез вәз-гыятьнең яман тәэсирен үземә дә татырга туры килде. Яр Чаллы шәһәренә күчеп килгәч КамАЗга караган транспорт идарәсе профсоюз комитетында эшли башладым. Спорт комитеты белән идарә итүне миңа йөкләделәр. Оештыру сәләтенә мәктәп елларыннан ук һәвәс идем. Шул сәләтем дә булышкандыр,
КамАЗ буенча оештырылган спорт ярышларында гел беренче урынны яуладык. Шулай берничә ел матур гына эшләгәч безнең идарәнең партия комитеты рәисен Яр Чаллы Автозавод район советы рәисе итеп билгеләделәр. Ул КамАЗ төзелешенә Баулы районыннан килгән, бик тә милли җанлы җитәкче иде. Мине үз янына эшкә алды, ягъни үзе белән алып китте. Шул рәвешле мин Автозавод район советына караган физкультура-спорт комитеты белән идарә итә башладым. Бу эшкә тотынганчы җиде кат үлчәдем барысын да.
Бу – 1980 ел башы. Менә шул чорда күрергә туры килде дә инде миңа партия райкомындагы кайбер маҗараларны. Хәл болай булды. Һәр атна башында хуҗалык җитәкчеләре белән җыелышлар уздырыла иде. Еллары шундый булды аның. Автозавод районы партия райкомында татарча сөйләшү тыелган иде ул чорда – партия райкомы идарәсендә руслар, украиннар, немецлар, яһүдләр җитәкчелек итте. Алар КамАЗ төзелешенә килеп урындагы вазифаларны яулап алганнар, кара эштән чирканып, кул пычратып төзелештә, заводта, юл салуда эшләмәделәр, якты, чиста, иркен, җылы офисларда утырдылар. Дөрес, сирәк-мирәк алар арасында татарлар да бар иде. Ләкин алар читтән: Урал, Пермь, Свердловск, Чиләбе якларыннан килгән урыслашкан татарлар иде. Менә алар инде күрсәттеләр кемлекләрен! Райком бинасына җыелышка килгәч мин ул җитәкчеләр белән үз телебездә исәнләшә идем. Ләкин алар миңа татарча җавап бирмиләр, чөнки үз күләгәләреннән дә куркалар иде. Миңа алар өчен оят була иде. Хәзер авыз тутырып үз телемдә, татарча сөйләшәм, кәгазь битен тутырып, иркенләп, һич курыкмыйча үз телемдә – татарча язам.
Сиксәненче елларда татар телен бик нык кысрыкладылар. Бу бигрәк тә Яр Чаллының Автозавод районы (хәзерге Яңа шәһәр) өлешендә урнашкан КамАЗ заводларында шулай булды. Партия райкомында ул елларда татар милләтен күрә алмый торган алман милләтеннән булган ханым эшләде. Беркөнне ул мине эш бүлмәсенә чакырып алды да, зәһәрен чәчә-чәчә, өстәл төеп, миңа ачуын чыгара башлады.
– Районда татарлаштыру сәясәтен алып барырга беркайчан да юл куймаячакмын. Райком бинасында татарча сөйләшкәнеңне ишетсәм, эштән куам сине, – дип янады. Мин куркып тормадым: «Мин үз җиремдә, барыбер үз телемдә сөйләшәм!» – дип җавап бирдем. Үз җиремдә кимсетелүемнән гарьләнеп, йөрәгем сыкрап чыгып киттем аның кабинетыннан. Район советы рәисе янына барып барысын да сөйләп бирдем. Телефоннан шалтыратып теге ханым белән яхшылап сөйләште ул. Шуннан күңелемә тынычлык иңде. Эшемдә тырыш булдым, үземнең ышанычлы хезмәткәр икәнлегемне расладым. Шул рәвешле ул ханым мине «йота» алмады.
Соңыннан белдем, ул ханым Үзбәкстанда финанс махинацияләре ясап, җинаять җаваплылыгыннан качып, КамАЗ төзелгән елларны Яр Чаллыга килгән икән. Бу хәлләрдән соң шактый еллар үтте, тик күңел яралары гына һаман да ачылып-ачылып ала.
Мәүлетҗан Хисамиев,
Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе.
Яшьләргә әйтәсе сүзем шул – үз телебездә сөйләшегез, милли җанлы булыгыз. Без – тарихлы, әдәбиятлы, мәдәниятле, динле халык. Шул бәһасез байлыкларны кадерләп саклыйк һәм киләсе буыннарга мәңге бетми торган хәзинә итеп тапшырып калдырыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев