Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар җәмәгатьчелеге Корылтайда фикер алыша

Бу көннәрдә Татар иле җәмәгатьчелеге мәркәзебез Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына җыелды. Чәршәмбе делегатларны кабул итү узды. Шулай ук гаилә, демография, милли тәрбия темаларына фикер алышу булды, "Казанның 1000 еллыгы музее"нда "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы" дигән түгәрәк өстәл эшләде. Делегатларның бер өлеше ТР Фәннәр...

Бу көннәрдә Татар иле җәмәгатьчелеге мәркәзебез Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына җыелды.

Чәршәмбе делегатларны кабул итү узды. Шулай ук гаилә, демография, милли тәрбия темаларына фикер алышу булды, "Казанның 1000 еллыгы музее"нда "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы" дигән түгәрәк өстәл эшләде. Делегатларның бер өлеше ТР Фәннәр академиясендә - "Татар рухы: тел һәм мирас", Татарстан Мәдәният министрлыгында - "Татар эшмәкәрләре һәм иганәчелек" темасына үзара фикер алышты, идеяләр белән уртаклашты. Кичә исә делегатлар Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрына пленар утырышка җыелды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар катнашты. Тукай муниципаль районыннан Корылтай эшендә район башлыгы Васил Хаҗиев һәм Конгрессныц җирле бүлеге рәисе Инзилә Әхмәтгәрәева да катнашты. Утырышны Татарстан Дәүләт Советы рәисе - Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына әзерлек һәм уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Газетабызның сайтында Корылтай эше яктыртылып бара, чит илләрдән килгән милләттәшләребезнең уй-фикерләре, борчыган сораулары белән дә сайтыбыздан таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев