Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татар егете – 2016» бәйгесендә район егетләре сынатмады

«Шатлык» яшьләр үзәгендә «Татар егете - 2016» бәйгесенең сайлап алу этабы үтте. Бу бәйгедә Мусабай-Завод авылы егете Дамир Фарухшин да катнашты. Аннан кала Чулман арты регионының башка районнарыннан да катнашучылар күп иде. Егетләр интеллектуаль бәйгедә татар халкының милли йолалары һәм традицияләре, бөек шагыйребез Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында...

Бу проектның финал өлеше Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узды. Бәйге Г. Тукайның шигырьләрен уку һәм аның шигырьләренә язылган җырларны башкару белән башланып китте. Театральләштерелгән күренештә Дамир шагыйрьнең «Китап» шигырен сөйләде.

Билгеле булганча, 2016 ел - Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елы дип игълан ителгән иде. Бу нисбәттән, финалистларга өй эше итеп кул эшләнмәсе ясап килергә кушылды. Дамир табигатьне саклау йөзеннән, 50дән артык пластик шешә кулланып бик матур бөркет ясап килде. Башка кешеләрне дә шундый кул эшләре ясап, табигатебезне пычранудан саклау эшендә катнашырга өндәде. Бу эшне жюри әгъзалары да, тамашачылар да югары бәяләделәр. Алга таба егетләр армспортта көч сынаштылар. Сәхнәдә барган киеренке көрәш тамашачы күңеленә хуш килде, чөнки ярты сәгатьтән артык барган көч алышуда бер генә финалистның да җиңеләсе килмәде.

Соңгы сынау итеп, егетләргә мәхәббәт аңлату бурычы куелган иде. Һәр егет бу сынауга үзенчә караган. Кемдер ярату хисен әнисенә багышлаган, кемдер туган ягына, ә Дамир сөйгән ярына багышлап җыр башкарды. Бу җыр гади генә итеп башкарылмады, ә театральләштерелгән бер күренеш итеп күрсәтелде.

Жюри әгъзаларына җиңүчене билгеләү бик авыр булды, чөнки һәр финалист җиңүче исеменә лаек иде. Дамир «Кызлар күнелен яулаган егет» номинациясенә лаек булды. Аннан тыш бу бәйгенең рәсми иганәчесе булган «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе аңа махсус бүләк - «Народный прогноз погоды» тапшыруында катнашу мөмкинлеге биргән сертификат тапшырды. Афәрин, Дамир! Киләчәктә дә сиңа шундый олы җиңүләр теләп калабыз.

Алсу Сәетгәрәева,
Мусабай-Завод авылының мәдәният йорты директоры.

P.S. Әлеге бәйгедә безнең район данын шулай ук Иске Абдул авылы егете Ильмир Габидуллин да яклап чыкты. Ильмир «Тамашачы мәхәббәтен яулаган егет» номинациясендә җиңүгә иреште. Егетләрне чын күңелдән тәбрик итәбез. Алдагы гомер юлларында тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев