Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташкичүдә узган “Сөмбелә”.бәйрәмендә иң чибәр,аккылы, уңган кызны сайладылар

Күптән түгел Ташкичү авылы китапханәсендә "Сөмбелә-2015" бәйгесе узды. Алтын көз бөтен җиһанны сары-кызыл төскә кертә башлау белән, безнең авыл кызлары, ел саен үткәрелә торган "Сөмбелә" бәйрәменә әзерләнә башлыйлар. Иң матур күлмәкләрен киеп, тәмледән-тәмле тортлар, салатлар ясап, бәйрәмгә ашкыналар. Быел да бәйгедә катнашкан кызлар төрле конкурсларда үзенең көчләрен сынаштылар. Чибәр генә...

Күптән түгел Ташкичү авылы китапханәсендә "Сөмбелә-2015" бәйгесе узды.
Алтын көз бөтен җиһанны сары-кызыл төскә кертә башлау белән, безнең авыл кызлары, ел саен үткәрелә торган "Сөмбелә" бәйрәменә әзерләнә башлыйлар. Иң матур күлмәкләрен киеп, тәмледән-тәмле тортлар, салатлар ясап, бәйрәмгә ашкыналар.

Быел да бәйгедә катнашкан кызлар төрле конкурсларда үзенең көчләрен сынаштылар. Чибәр генә булу җитми, аккылы, тапкыр, тырыш та булырга кирәк. Иң башта алар үзләре турында сәнгатьле итеп сөйләп, җюри агъзәларына үз кулы белән әзерләнгән ризык һәм чәчәк композицияләрен тәгъдим иттеләр. Аннары җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан мәкальләләргә һәм табышмакларга җавап эзләделәр. "Мин әниемнең уң кулы" конкурсында кызларның бәрәңге әрчү осталыклары тикшерелде . Җюрига җинүчене сайлау бик үк җиңел булмады.

1 урыны һәм "Сөмбелә-2015" исемен Алия Әхмәтҗәнова яулап алды. Икенче урын Зилә Гимаевага бирелдә. Бәйгедә катнашкан һәр кыз да бүләкләнде, дип хәбәр итәләр Ташкичү китапханәсеннән.


Фотода : сулда "Сөмбелә 2015" - Алия Әхметҗәнова, уңда 2 урын алган - Зилә Гимаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев