Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташкичү авылы балалары туган ягын беләме?

15 июнь көнне Ташкичү авылы китапханәсендә "Туган ягыңны беләсеңме?" исемле викторина узды. Викторинада 6 яшьтән 16 яшькә хәтле балалар катнашты. Алар, ике төркемгә бүленеп, бирелгән сорауларга җавап эзләргә тырыштылар. Сораулар бик үк җинел булмадылар: Тукай районы кайчан барлыкка килгән; аның гербы нинди; нинди авыл җирлекләрен беләсез? Туган, Ташкичү авылы турында...

15 июнь көнне Ташкичү авылы китапханәсендә "Туган ягыңны беләсеңме?" исемле викторина узды. Викторинада 6 яшьтән 16 яшькә хәтле балалар катнашты.

Алар, ике төркемгә бүленеп, бирелгән сорауларга җавап эзләргә тырыштылар. Сораулар бик үк җинел булмадылар: Тукай районы кайчан барлыкка килгән; аның гербы нинди; нинди авыл җирлекләрен беләсез? Туган, Ташкичү авылы турында да кызыклы сораулар очрады: авыл кайчан биредә барлыкка килгән; Ташкичүне нинди күлләр, чишмәләр, урманнар биләп алган? Җинүнең 70-еллыгына кагылган сораулар да булды.

Балалар, үз фикерләре белән алышып, җаваплар эзләделәр. Аларны, аеруча, авыл тарихы бик нык кызыксындырды.

Китапханә мөдире Светлана Мухаметнабиева Тукай районы гербы турында аерым сөйләде: һәр төснең мәгънәсе, нинди фигура-сызык нәрсәне аңлата. Викторина бик күңелле үтте. Җинүчеләр дә, калган балалар да бүләксез калмадылар, дип хәбәр итә Ташкичү авылы китапханә мөдире - Светлана Мухаметнабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев