Тарих – тормыш дәреслеге
Шәҗәрә бәйрәменең чираттагысы Күзкәй авылы мәдәният йортында узды. Мәдәният хезмәткәрләре, бу вакыйганың мәгънәсен тирәнтен аңлап, чарага җентекләп әзерләнделәр, авылның узганына кагылышлы күпме кызыклы материаллар тупланды. Шулай булмый мөмкин дә түгел, тарих төпкеленә төшеп узганнарны, шәҗәрәңне барлау ата-бабаларыбыздан калган изге амәнәт бит ул.
Авыл тарихы – тормыш дәреслеге ул. Балаларыбыз, оныкларыбыз шул дәреслектән сабак алсалар, телебез дә, динебез дә сакланыр, сүнеп бара торган авылыбыз да куәтләнер, яңа көч белән тернәкләнеп китәр, иншалла.
Авыл шәҗәрәсен чагылдырган якты зал кунаклар көтә. Күпне күргән, күпне кичергән буын вәкиле булсам да күңелем дулкынлана. Чөнки беләм: бу залда күпме данлы кешеләрне, Бөек Ватан сугышы каһар-маннарын үстергән Күзкәй авылының узганы. Мин килен булып килгән, мине җылы куенына сыендырган авыл тарихы. Залга керә-керешкә үк заманында даны еракларга таралган «Күзкәй базары». Әнә, янәшәдә генә кәсепчеләр утырган. Әйбер сатарга килсәләр дә, кул эшләрен дә үзләре белән алганнар. Күр, шул чорны хәтерләтеп, Фәйрүзә Вәҗиева теттереп тә киез итеккә олтан салып утыра. Янәшәсендә Фәридә Вәлиуллина май канаты бәйли, сораучыга сатып та җибәрә. Базарда ниләр генә юк: кипкән дару үләннәре, арбага салынган печән, арбасы да нәкъ безнең бәләкәй чактагы кебек. Без, ач балалар, шул бәләкәй арба белән чокыр-чакырлардан үлән җыеп сыер асрадык бит. Күңел тула. Әйе, бу безнең язмыш, безнең тарих. Менә бүген узачак шәҗәрә бәйрәменең әһәмияте дә шунда – яшьләребез шундый авыр шартларда авылны яшәткән буын кешеләрен, кара урман кисеп, авылга нигез салган беренче юл яручыларның исемнәрен барласыннар, онытмасыннар, авылыбызның кадерен белсеннәр... Шуны күздә тотып сценарийны әзерләгән китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова бик бай материал туплаган.
...Залда милли кием-нәрдәге үзешчәннәр салмак кына авылыбызның моңсары, автор-башкаручы Рафис Хәсәнов иҗат иткән «Күзкәем» җырын башкаралар. Текстта ук тарихи исемнәр: «Сөрмәт басулары...», «Каташ басуы...» Җыр тына. Тәнзилә Шәйхнурова залдагыларны урман кисеп, кечкенә генә йортлар җиткереп, кәйлә белән җир эшкәрткән борынгы авылга алып кереп китә.
– Авылның исеме каян килеп чыккан? – дип башлый сүзен Тәнзилә Ахуновна. – Бу хакта шундый легенда яши. Имеш, Сөрмәт, Каташ, Йөзкәй исемле өч егет нигез салырга урын эзләп урман кискәндә бер агайның күзенә агач ботагы кергән һәм ул ачыргаланып: «Күзем, күзкәем!» – дип кычкырып җибәргән. Авылга шулай дип исем куярга кирәк дип килешкәннәр алар. Шушы күренешне Илдар Мингәрәев, Линар Гыйльманов, Илдар Низамов инандырырлык итеп уйнап күрсәттеләр.
– Авылга унөченче гасырда нигез салынган. Минзәлә воеводасы кәнсәләре документарында ул 1745 елда телгә алына. 1917 елга кадәр авылда Өяз земство почта станциясе урнашкан. 1700-1920 елларда Оренбург губернасы Уфа провинциясе Минзәлә өязе Күзкәй вулысы булган һәм аңа 18 авыл кергән. Күзкәй авылы барлыкка килү тарихы 1660 елларга барып тоташа. 3 су тегермәне, 8 яргыч, 2 җил тегермәне, 3 мәчет, 4 бакалея, мануфактура, 2 тегүче алачыгы булган. Базарлы, ярминкәле авыл.
Базар, ярминкә дигән-
нән, ул базарны, әйткәнем-чә, залга керә-керешкә үк ясап куйганнар иде. Авылның «Әллүки» халык фолькор ансамбле кызлары (базарчылар) чарада катнашучыларны нәкъ шул базарга алып кереп китте. Киемнәре дисеңме, сатуга куелган вак-төяк, ул чагындагы тормышта бик кирәк булган көнкүреш әйберләре дисеңме? Өч чатлы агач сәнәкләрне генә күр. Шуның белән печән эскертләре куялар иде. Берара шарран ярып «кырыктартмачы» килеп чыкты. Ул тартмада нәрсәләр генә юк! Шундый оста сата. Безнең баянчы, җырчы Марсель Биктимеров икән. Төп Күзкәй егете ул, Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре. Әтисе заманында колхоз рәисе булып та эшләде. Марсель лаеклы ялга чыккач ата-бабасы нигезендә йорт җиткерде.
Тәнзилә Ахуновнага ияреп, борынгы авыл буйлап киләбез. Һәм менә без вакыйга үзәгендә. Стенада диварны тутырып, нәсел агачы – авыл шәҗәрәсен ясап куйганнар. Авторы – мәдәният йорты директоры Әлмира Ситдыйкова, материалларны Тәнзилә Шәйхнурова туплаган. Менә ул бер агачка сыйган авыл тарихы: иске мәктәп, янәшәдә яңасы, иске больница һәм үзенчәлекле архитектура белән төзелгән яңасы, май заводы, мәдәният йорты... Һәрберсенең үз тарихы. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга куелган һәйкәл дә безнең хатирәләрне яңартып тора. Авылдан 310 кеше сугышка киткән, шуларның 164е яу кырында ятып калган.
Ә менә бу стендларда авылыбызның горурлыгы: язучылар Галимҗан Вәлиев белән Фәннүр Сафинның китап күргәзмәләре. Галимҗан абый авыл мәктәбен тәмамлаган. Гомере буе шунда балалар укытты. Авыл, мәктәп тарихын язды, җәмгысе 16 китап чыгарды.
– Фәннүребез – моң чишмәсе. Күпме еллар үтте, ә аның җырлары һаман яңгырап тора, шигырьләрен яратып укыйлар, – диде Тәнзилә ханым. Шул урында моңлы сандугачыбыз Наилә Шәйхетдинова Фәннүр Сафин сүзләренә язылган «Туган җиремә» җырын башкарды.
Авылыбызның яшь имам-хатыйбы Илнур Фәрхетдинов мәчетләребез тарихын сөйләде. Авылда өч мәхәллә, өч мәчет булган. Бүгенге мәчетебез бик күркәм, җылы мохитле. Сүз уңаенда, Илнур да үзебезнең авыл улы. Әтисе мәрхүм Зөфәр Фәрхетдинов авыл тормышында кайнап яшәде. Партоешма секретаре да булды, авыл советын да җитәкләде. Аталар җире – улларга мирас, диләр. Илнур югары белем алып әтисе нигезенә кайтты, балалар үстерәләр. Авылдашларга ислам тәрбиясе бирү өчен җан атып яши.
Милли ризыкларыбыз өстәлендә дә нәрсәләр генә юк! Бүгенгеләргә таныш булмаган сугыш еллары ризыклары да, чәкчәк, бәлеш, өчпочмак кебек милли ризыкларыбыз да бар иде.
Вакыт чаба... Җиргә яңа буыннар килә тора. Тарихыбызны өйрәник. Буыннар арасында бушлык булмасын. Шул чагында тормышыбыз тулы канлы, якты булыр.
Заһидә Нәбиуллина.
/ Алена Фазылова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев