Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарихны торгызыйк

Билгеле булганча, район башкарма комитетының архив бүлегендә район тарихын чагылдыручы, истәлекле вакыйгалар, күренекле кешеләр белән бәйле фотосурәтләр саклана. Әммә кайбер сурәтләрдә имза булмаганлыктан, әлеге фотосурәт кайда ясалган, анда кем сурәтләнгән һәм төшерү вакытын ачыклап булмый. Шуның белән бәйле, башкарма комитетының архив бүлеге Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru/) «Тарихны торгызыйк»...

Әлеге рубрикага кереп, районда яшәүче һәрбер кеше сайтта урнаштырылган фотосурәтнең тарихын ачыклау өчен үз өлешен кертә ала. Моның өчен Тукай районының рәсми сайтына кереп (http://tukay.tatarstan.ru/), «Элемтә өчен белешмә» бүлегенә керү сорала. Мәгълүматларны Nelya.Hazryatova@tatar.ru адреслы электрон почтага жибәрә яки 70-10-96 телефон номерына шалтырата аласыз.

Сүз уңаеннан, архив бүлегендә фотосурәтләрдән тыш, бүгенге көндә 13 мең документ саклана. Кайберләренең саклану срогы 50 елдан артык. Архив бүлегенең төп бурычы - оешмалар эшчәнлеге процессында барлыкка килгән, эшчәнлекләрен туктаткан оешмаларның документларын саклауны контрольдә тоту. Архивтагы документлар справкалар бирү өчен кулланыла. Мәсәлән, ел агымында архив бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 3014 справка бирелгән, шуның 1756сы - пенсия билгеләү өчен соралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев