Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарихларда укып ятларлык

Биклән авылы китапханәсендә дә бөек шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган «Ялкынлы тоткын» дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Биредә укылган шигырьләр арасында аеруча «Вәхшәт» шигыре бәгырьләрне актарды. Чулпан Мостафина укый башлаган шигырьне Шәргыя Әхмәтова дәвам итте. «Яшь ана» шигырен биредә Асия Фәйзуллина укыды. Олы яшьтә булуына карамастан, аның әлеге кичәгә дулкынланып...

Биклән авылы китапханәсендә дә бөек шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган «Ялкынлы тоткын» дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Биредә укылган шигырьләр арасында аеруча «Вәхшәт» шигыре бәгырьләрне актарды. Чулпан Мостафина укый башлаган шигырьне Шәргыя Әхмәтова дәвам итте. «Яшь ана» шигырен биредә Асия Фәйзуллина укыды. Олы яшьтә булуына карамастан, аның әлеге кичәгә дулкынланып әзерләнгәне сизелеп тора иде. Муса Җәлил халыкның иң яраткан шагыйре, аның һәрбер шигыре үз халкына карата горурлык һәм ышану хисе белән сугарылган. Шулай ук кичә барышында балалар бакчасына йөрүче сабыйлар (Мәдинә Мирходжаева, Әмирхан Мостафин, Ләйсән Мөхәммәдиева, Сабина Насыйбуллина) шагыйрьнең «Карак песи» җырын да сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәм барышында өлкән буын Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырларны гармун көйләренә җырладылар, алга таба да китапханә мөдире Гөлнара Мирходжаевадан мондый әдәби кичәләрне даими оештырып торуны сорадылар, дип хәбәр итәләр Биклән авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев