Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тамбов өлкәсендә уздырылган конференциядә булып кайттылар

Күптән түгел Тамбов өлкәсендә «Провинциаль китапханә - яңа формат» дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге конференциянең максаты - китапханәләрнең мәгълүмати, аңлату, әдәби-ял эшчәнлегенең яңа тенденциялерен алга алып бару.

Профессиональ әңгәмәдә Россиянең 7 федераль төбәгеннән китапханә өлкәсе вәкилләре катнашты. Шулардан 150дән артык катнашучы конференциянең гадәттәге режимы эшчәнлегендә һәм аннан да ары катнашучылар аудиториясе чараны видеоконференция режимында күзәтә алды. Тамбов өлкәсенә Россиянең 8 төбәгеннән, шул исәптән Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән, Южно-Сахалинсктан, Вологдадан, Пензадан һәм Липецктан китапханә белгечләре килгән иде. Әлеге конференциядә Татарстан Республикасын районыбызның Комсомолец поселогы китапханәсе мөдире Т. Лобова һәм Кече Шилнә авылы китапханәсе мөдире И. Крапивина тәкъдим иттеләр.

Т. Лобова «Китапханә - поселокның интеллектуаль үзәге» һәм И. Крапивина «Авыл китапханәсенең җәмгыятьтәге роле һәм аның мәсьәләләре» темасына багышланган докладлар белән чыгыш ясадылар. Әлеге эшләр югары бәяләнеп үтелде. Шулай ук эшлекле коммуникацияләр этикасы буенча укулар үтте һәм китапханә вәкилләренә сертификатлар бирелде. Конференциягә килгән кунаклар өчен Тамбов өлкәсе буенча экскурсия да оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев