Якты юл
  • Рус Тат
  • Такыр басуда калыккан ак кала

    Шәһәргә баргач, мин һәрвакыт ашыгып йөрим - йомышларымны үтәгәч, авылга кайтасы бар бит. Тезелеп киткән игъланнарга да, белдерү такталарына да игътибар иткәнем юк.

    Ә бу юлы бер игълан магниттай үзенә тартып китерде. «21 апрельдә 18.00 сәгатьтә Чаллының шәһәр статусы алуына 85 ел тулу уңаеннан «Энергетик» мәдәният сараенда «Объективта - шәһәр тарихы» дигән күргәзмә оештырыла» дип язылган иде анда. Үзәгем өзелгәндәй булды бер мәлгә. Бу бит минем яшьлек калам, 50 ел гомер иткән, парымны тапкан, балалар үстергән шәһәрем. 1963 елда «Знамя коммунизма» газетасында башладым хезмәт юлымны. Ул чагында Чаллы Кама ярына елышып утырган гади генә, авыл тибындагы шәһәр иде. Аннары гөрли башлады бөек төзелешләр: Түбән Кама гидроэлектростанциясе, ул да булмады бөтен илдән авыр йөк күтәрешле автомобильләр заводы, Яңа шәһәр төзелешенә кешеләр агыла башлады. Көне-төне хезмәт шавы тынып тормады. Бер-бер артлы завод корпуслары күтәрелде, катлы-катлы яңа йортлар калкып чыкты, күпме хезмәт батырлары туды ул төзелешләрдә! Бәхеткә каршы, менә боларны шәһәребезнең фоторепортерлары Николай Туганов, Камил Ситдыйков, Николай Брик, Фәрит Шәйхетдинов һәм башка 24 фотохәбәрче мәңгеләштергән - алар китап булып басылган. Төзелеш мәйданнарыннан алар төшергән фотолар ул елларда шәһәр, республика гына түгел, Россия вакытлы матбугат басмаларын да бизәде.

    Фәрит Шәйхетдинов Чаллыда туып-үскән, шәһәрнең Вахитов исемендәге мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган егет. Фотохәбәрче юлын 1969 елда ук бердәнбер шәһәр һәм район газетасы - «Знамя коммунизма» («Коммунизм байрагы») газетасында башлады. Өйрәнчек булып килгән иде, осталыгы елдан-ел чарлана барды. Төзелешләрдән, шәһәр яны авыл хуҗалыгы зонасына кергән авыллардан ул көннең кадагына суга торган һәм килер буыннарга истәлеккә калырлык күпме фоторепортажлар эшләде. 1976 елда шәһәр яны авыл хуҗалыгы зонасы район булып оешты һәм аңа Тукай исеме бирелде. Шул ук елда төбәгебездә беренче буларак, саф татар телендә «Якты юл» («Светлый путь») газетасы чыга башлады. Фәрит белән анда да бергә эшләү насыйп булды. Басманың беренче көненнән алып 1997 елга кадәр газетаның фоторепортеры булып эшләде. 1976 елның декабрендә КамАЗ конвейерыннан беренче авыр йөк машинасы төшү мизгелләре, Кама елгасын буып шлюз төшергән тарихи вакыйгадан фоторепортаж, төзелешләрдә хезмәт батырлыгын күрсәткән Социалистик хезмәт каһарманнарының фотоларын, тагын әллә нинди әһәмиятле мизгелләрне эзләп таба иде аның фотообъективы. Тукай районы авылларын, басу-кырларын, терлекчелек комплексларын ничә тапкыр әйләнде микән 28 ел буенча кулыннан фотоаппаратын төшермәгән газета хезмәткәре. Николай Тугановны да без үзебезнең коллектив кешеседәй күрәбез. Аның фотолары, матурлыкны күрергә өйрәткән фотоэтюдлары күп еллар буе газетабызны бизәп, эчтәлеген тулыландырып килә...

    Тактадагы игълан тәмам күңелемне кузгатты, күргәзмә атна буе эшләячәк икән. Шәһәр тарихы өч залда «яңарачак». Беренче залда - Чаллы шәһәренең тарихы, икенчесендә - КамАЗ, Түбән Кама электр станциясе, Яңа шәһәрне төзү еллары, өченче залда - бүгенге Чаллы.

    Кайчандыр җиң сызганып удар комсомол төзелешенә килгән яшьләр олыгайдылар инде, балалар үстерделәр, оныклар балигъ булды. Туган шәһәребез Чаллының узганнары белән танышасыгыз, тарих битләренә күз саласыгыз килсә, рәхим итегез! Балаларны, нәни оныкларны да алып килегез. Такыр басуда калкып чыккан яңа каланың, гөрләп эшләп утырган электр станциясенең, авыр йөк машиналары заводының нинди тырышлыклар бәрабәренә төзелгәнен белсеннәр, күз карасыдай сакласыннар. Ә күргәзмәне оештыручыларга мең рәхмәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: