Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәкъвалар нуры дөньяны яктырта

Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 177 нче аятендә: «Тәкъвалык сезнең көнчыгышка яки көнбатышка юнәлүегездә түгел. Тәкъвалык Аллаһка, Кыямәт Көненә, фәрештәләргә, Китапка, пәйгамбәрләргә ышануда.

Мал сөйсәң дә, аны якыннарыңа, ятимнәргә, мохтаҗларга, мосафирларга, мескеннәргә, кол азат итүгә сарыф итүеңдә. Шулай ук, намаз укуыңда, зәкят түләвеңдә. Тәкъвалар килешүләренә тугры калалар, мохтаҗлыкта да, бәладә дә, куркыныч вакытта да сабыр итәләр. Болар – гаделләр һәм тәкъвалар», – дип тәкъвалыкның сыйфатларын аңлаткан, тәкъва булу юлын өйрәткән.

(Газета укучылар белән аралашкан вакытта шушы темага сораулар бирәләр. Аларны җыеп, сорау-җавап формасында дин дәресен тәкъдим итәбез.)

Сорау. Тәкъва – мәгънәсен аңлатсагыз иде.

Җавап. Тәкъвалык – Аллаһка итагать итү, Раббыбызга буйсыну, Аллаһны истә тоту, Аллаһка шөкер итү, яхшылыкның кадерен белү мәгънәсен аңлата.

Тәкъвалык – Аллаһтан курку.

Тәкъвалык – Ислам алып килгән иманга, гыйбадәткә, кешеләр белән үзара мөгамәләгә, әдәп-әхлакка бәйле булган бөтен нәрсәне үз эченә ала.

Сорау. Тәкъвалыкка ничек ирешеп була?

Җавап. Аллаһ динен, Исламны белмичә, тәкъвалыкка тулы мәгънәсендә ирешеп булмый. Чөнки кеше Аллаһтан ни рәвешле куркырга, ни рәвешле Аңа итагать итәргә икәнлеген белми. Аллаһ «Мәләикә» сүрәсенең 28 енче аятендә: «Аллаһтан Аның белүче бәндәләре генә курка», – ди.

Сорау. Белүче дигәндә кем күз алдында тотыла?

Җавап. Гыйлемле кеше күз алдында тотыла. Гыйлем – иң яхшы гыйбадәт. Гыйлемне гамәлдә кулланганда ул – Җәннәткә илтүче юл.

Кеше шундый зат – ул үзенең төп дошманы булган шәйтан вәсвәсәсенә бирелүчән. Ә гыйлемле кеше үзенә кайчан шәйтан вәсвәсә кылганлыгын, кайчан Аллаһ ихтыяры белән фәрештәләрнең уй салганлыгын аера. Гыйлеме булган һәм шул белемне гамәлдә кулланып яши торган инсан шәйтан коткысына бирелми, аның әмерен үтәми. Аллаһ «Әгъраф» сүрәсенең 102 нче аятендә: «Дөреслектә, тәкъваларга шәйтан вәсвәсәсе ирешсә, алар Аллаһны искә төшерәләр һәм бөтенесен дөрес итеп күрә башлыйлар», – ди.

Сорау. Димәк, дини гыйлеме булганнар да хаталана, гөнаһ кыла?

Җавап. Адәм баласы хаталанучан, белеп һәм белмичә гөнаһ кылучан. Әгәр дә мөслим-мөслимә бәндәчелек белән хата, гөнаһ кыла икән, тизрәк Аллаһтан гафу сорарга, тәүбәгә килергә ашыга.

Тәкъва мөслим-мөслимә тәүбә иткәч һәм Аллаһтан гафу итүен сорагач, гөнаһасы юылсын өчен мөмкин кадәр күбрәк изгелек кылырга, игелек итәргә тырыша. Аллаһ «Һуд» сүрәсенең 114 нче аятендә: «Дөреслектә, яхшы гамәлләр начарларын юкка чыгаралар», – дип инсанны изгелек кылырга өнди. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «... начар эштән соң аны сөртерлек изге гамәл кыл...» – дип нәсыйхәтен әйткән. Тәкъвалар – Аллаһның боерык-әмерләрен, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең нәсыйхәтләрен кулланып яшиләр, әлхәмдүлилләһ.

Галимнәр «Тәкъвалар нуры дөньяны яктырта» дигәннәр.

Әгәр дә бу дөньяда бары тик имансызлар, итагатьсезләр генә яшәсә, кешелек золмәт, наданлык караңгылыгы һәм әхлаксызлык сазлыгына чумар иде.

Намаз уку, ураза тоту, зәкят түләү, хаҗ кылу, Исламны тарату, динне дәгъвәт кылу, Аллаһны искә алу – зикер итү кебек изге эш-гамәлләр белән мәшгуль булу, аларны ихласлык белән үтәү хата-гөнаһларыбызны гафу итүгә китерә. Аллаһ Коръәндә «Таһа» сүрәсенең 82 нче аятендә: «Дөреслектә, Мин – тәүбә итүче, иман китерүче, изге гамәлләр кылучы, аннары туры юлга басучыны гафу итәм», – дип әйткән.

Сорау. Аллаһтан гафу итүен сорагач Ул кичерә. Бу – күңелдә өмет уята.

Җавап. Әлеге очракта бәндәләрнең хакларын бозу белән бәйле булмаган гөнаһ күз алдында тотыла. Әгәр дә караклык, җәберсетү, рәнҗетү кебек гөнаһлар сәбәпле кеше хаклары бозыла икән, Аллаһка тәүбә кылу белән беррәттән, хакына кергән кешедән, ягъни җәберләнгән кешедән бәхиллеген алырга кирәк. Шул очракта гына Аллаһ тәүбәне кабул итәчәк һәм гөнаһларны сөртү генә түгел, аларны изге гамәлгә әйләндерә. Бу хакта Аллаһ «Фуркан» сүрәсенең 70 нче аятендә: «Мәгәр берәү тәүбә итеп иман китерсә һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кылса, әнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларга ярлыкаучы үә рәхмәт кылучы булды», – дип әйткән.

Сорау. Әгәр дә кеше гафу итмәсә?

Җавап. Әгәр дә дөньялыкта чагында кичерүне сорап, рәнҗетелгән кеше рәнҗетүчене гафу итмәсә, аңлашу Кыямәт көненә калдырылачак. Бу фани дөньяда хакларны үтәргә, үпкәләшмәскә, бер-беребезне рәҗетмәскә тырышыйк.

Исл ам билг е л ә г ән гыйбадәтләрне кылу – бу дөньядагы вазыйфабыз. Моны һәр инсан тулысынча аңларга, кешеләр белән эчкерсез, ихласлы булырга тиеш.

Сорау. Ихласлык дигән сүзнең мәгънәсен аңлатыгыз әле.

Җавап. Ихласлык – сүз белән эшнең бергәлеген аңлата, ягъни ихлас кешенең сүзе дә, эше дә тәңгәл килә. (Бер төрле сөйләп икенче төрле эшләми.)

Сорау. Тәкъва кешеләр хакында берәр кызыклы, үрнәк булырлык кыйсса сөйләсәгез яхшы булыр иде.

Җавап. Ислам тарихында тәкъвалык үрнәге булган инсаннар булган. Хәзер сөйләнәчәк вакыйга шуның бер мисалы.

Габдуллаһ бине Зәет бине Әсләмнең бабасы сөйләгән: «Гомәр бине әл-Хаттаб радыйаллаһу ганһү шәһәрне йөреп чыкканда мин дә аның белән идем. Инде кояш баеган, бик соң иде. Ул бик арыды һәм диварга таянды. Шунда без бер фәкыйрь хатынның үз кызына:«Кызым, сөткә су куш – дип әйткәнен ишеттек. Кызы: “Әни! Син мөэминнәрнең әмире нәрсә дип әйткәнлеген ишетмәдеңмени”, – диде. Әнисе: “Ул нәрсә дип әйтте соң?” – дип сорады. Кызы: “Мөэминнәрнең әмире Гомәр бине әл-Хаттаб сөткә су кушудан тыйды һәм бу эштән ваз кичәргә чакырды”, – ди. Шуңа да карамастан, анасы кызына:

“Кызым! Сөткә су куш! Монда сине Гомәр бине әл-Хаттаб күрми”, – диде. Кызы: “Мин кешеләр янында булганда да аның боерыгын үтәдем, үзем генә булганда һәм мине беркем күрмәгәндә дә аның боерыгына каршы килмим. Хакыйкатьтә, Гомәр әл-Хаттаб күрмәсә дә, Аллаһ барысын да күрә бит”, – диде.

Гомәр радыйаллаһу ганһү бу сүзләрне ишетеп торды һәм: “Әсләм! Алар сөйләшкән урынга бар да, анда ирләр бармы-юкмы, шуны кара”, – диде.

Әсләм Гомәр радыйаллаһу ганһу янына кайтып сөйләшеп торучыларның кияүгә чыкмаган яшь кыз белән аның ирсез калган анасы булуын хәбәр итә.

Гомәр радыйаллаһу ганһү бу тәкъва мөслимә туташны Гасыйм исемле бик акыллы егеткә кияүгә бирә. Аларның кызлары туа һәм ул кыз баладан бишенче тугрылыклы хәлифә – Гомәр бине Габделгазиз туа».

Тәкъвалык бары тик ихласлык булганда гына хасил була һәм кешенең табигый халәтенә әверелә. Тәкъва мөслим-мөслимә Аллаһның һәрдаим үзен күреп, ишетеп, белеп торуына чын күңелдән ышана.

Тәкъвалык – ихсан дәрәҗәсенә күтәрә.

Сорау. Хәзер ихсан сүзенең мәгънәсен аңлатыгыз инде.

Җавап. Ихсан ул – син Аллаһны күзең белән күрмәсәң дә, Аллаһның сине һәр җирдә, һәрвакыт күреп, ишетеп торуын белеп, Аллаһ кушканча гамәл һәм гыйбадәт кылу.

Сәламәт, тулы иманга ия булган, тәкъвалык белән нигъмәтләнгән инсан фани дөньяның көрәш мәйданы, сынау йорты булуын һәм анда җиңүләр һәм җиңелүләр, бәхет һәм бәхетсезлекләр, шатлык һәм сагышлар булуын белә һәм һәрвакыт Аллаһка шөкер итә һәм сабыр була.

Бөтен яхшылык ның тәкъвалыктан булуын яхшы аңлаган мөслим-мөслимә Аллаһ Сүзе булган Коръән белән рухын, җанын баетырга тырыша.

Әгәр дә яман бәндәләр тәкъваларга зарар салсалар, рәнҗетсәләр, Аллаһ тәкъваларга һичшиксез ярдәмен бирәчәк. Аллаһ «әл-Гыймран» сүрәсенең 120 нче аятендә: «Сез сабыр һәм тәкъва булсагыз, аларның хәйләләре сезгә зарар китермәс», – дип Үзе тәкъваларны сакларга вәгъдә итә.

Аллаһ тәкъваларга Үзенең рәхмәтенә өметләнү хокукын биргәнлеге хакында «Әгъраф» сүрәсендә: «... Минем рәхмәтем бөтен нәрсәне үз эченә ала. Мин аны тәкъваларга бирәчәкмен...», – дип әйткән.

Авырлык килгәндә, ризык тарайганда Аллаһтан курку, Раббыбызга сыену, Аңардан ярдәм сорау һәм Раббыбызга тәвәккәл кылып гамәл кылу, кыен хәлдән чыгу өчен әмәленә (сәбәбенә) керешү тиеш. Аллаһ Үзенең хакыйкый колларына киң ризык һәм авырлыклардан котылу вәгъдә итеп «Талак» сүрәсенең 2, 3 нче аятьләрендә: «Аллаһтан куркучыга Ул чыгу юлын күрсәтәчәк һәм көтмәгән җирдән ризык бирәчәк», – ди. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ иманлыларга өмет ишеген ача. Ул ишекнең ачкычы – тәкъвалык.

Аллаһ Үзенең Сүзе булган Коръәндә «Нәхел» сүрәсенең 128 нче аятендә: «Дөреслектә, Аллаһ тәкъвалар һәм изге гамәл кылучылар белән бергә», – ди.

Ахирәттә Аллаһ тәкъваларны Үзенә якын урынга урнаштырачагы хакында «Камәр» сүрәсенең 54, 55 нче аятьләрендә: «Дөреслектә, тәкъвалар бакча һәм елга эчендә, Кодрәтле Хуҗа каршында хак мәҗлестә булачаклар», – ди.

Бу дәрәҗәгә ирешү өчен тәкъва булу кирәк. Ә инде шул бөек максатка ирешү өчен иҗтиһад итү тиешле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев