Тагын почта турында...
«Якты юл» газетасына язылу чорында почта бүлекләрендәге эш барышы белән танышуыбызны дәвам итәбез. Бу юлы без Борды авыл җирлегендә. Бүген авылларның күбесендә халык почта бүлекләрендә эшләргә кеше юк, почтальоннар бер ай эшли дә китеп бара дип зарлана. Бордыда исә без бөтенләй башка картинага тап булдык. Җирлек Борды, Бордыбаш, Җәйләү авылларын берләштерә. Өч авылга 314 хуҗалык бар. Алар барысы да үзәктә урнашкан почта хезмәтеннән файдалана.
Авылларга ике почтальон хезмәт күрсәтә. Анастасия Тимофеева инде 15 ел биредә почта бүлеген җитәкли. «Эшемне яратканга аңа ябышып торам, почтальоннар җитмәгәнгә үзем дә аларга ярдәмгә чыгам», – ди ул. Үзе дә көләч йөзле, ачык булганга авыл халкы да аны үз итә, ярата.
Без килгәндә почта бүлекчәсендә алма төшәр урын да юк иде, почта эче халык белән тулган. Авыл халкы мәш килеп газетага языла, түләүләрен түли. Почта бүлеге дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә генә эшләгәнгә, чират та көне-көне белән күп була икән биредә. Мусабай Завод авылыннан да бирегә килеп почта хезмәтеннән файдаланалар. Почта атнага дүрт кенә көн эшләсә дә, халык зарланмый, киресенчә, аларның эшеннән бик канәгать. Газетаны да җентекләп укып баралар икән. Нәшер ителгән һәрбер материалны хәтерлиләр алар. Без журналистлардан да бордылылар авылдашларын, гади кешеләрне газетада күбрәк күрсәтсәгез иде сорадылар. Шулай ук авыл халкын котлауларның аз булуы, рәхмәт хатларының юклыгы борчый икән. Яшьләр күбрәк шул якка игътибар итсен, өлкән әти-әниләрен, әби-бабайларын котлап хатлар җибәрсен иде, башка кешенекен күреп күңел сөенә, ә үзебез турында булса, бөтен авыл белән бергә сөенер идек, диләр алар. Авылның бетүе, ике-өч ихатада гына сыер булуы авыл халкын борчуга сала. Үзләрен өлкәннәр көнендә хөрмәтләгән фермер-җитәкчеләрне дә мактап телгә алдылар алар. Ә менә авыл халкының пай җирләрен арендага алган «Тукай азык-төлек коорпорациясе»нең генә өлкәннәрне игътибарсыз калдыруы үпкә тудырган. Менә шундый моң-зарларны ишетергә туры килде безгә авыл халкыннан. Ләкин почта эшчәнлегеннән зарланып әйтелгән бер генә сүз дә булмады. Без сөйләшкән арада почтага килеп кергән хат ташучыларны да: «Менә безнең почтальоннарыбыз!» – дип, сөенеп каршы алды алар.
Миләүшә Мостова биредә почтальон булып әле ике генә ел эшли. Ул Бордыбаш авылына хезмәт күрсәтә. Хат ташучының хезмәт хакы аз булуы да аны борчымый. «Акча өчен йөрмим, халык белән эшләү ошый, яратып өлгергән әбиләремне ташлый алмыйм. Исән-сау эшләргә генә язсын», – ди ул.
Галина Мансурованың исә почтальон эшенә алынганына әле бер генә ел. Ул Борды халкына хезмәт күрсәтә. Моңа кадәр кибеттә сатучы булган, шуңа да аңа халык белән эшләве җайлы. Һәркем миңа ышана, үз итеп карый, ди ул. Авылда яшәүче һәрбер гаиләне газетага яздырып, аларның район тормышыннан хәбәрдар булуын тели ул.
Газетага язылу биредә 100 процентка үтәләчәгенә ышанабыз да, чөнки биредә халык бердәм, дус-тату, авыллары өчен борчылып яши. Ә шул бердәм халыкны бер учка җыеп торучы җирлек башлыгы Роза Әбделманова авылдашлары өчен җан атып тора. Ул авыл кешесенең һәрберсен үз итә, һәркем белән туктап аерым сөйләшергә дә вакыт таба. Элемтә бүлеге эшчәнлегеннән, хат ташучылардан бик тә канәгать икәне дә күренә аның. «Авылны, халыкны җыеп торучы бер почтабыз бар, аны да ничек бетерик инде, мондый нәрсә турында уй да булырга мөмкин түгел. Барысы да үзебездән тора бит. Авылны яшәтергә телибез икән, почтаны ничек тә саклап тотасың инде аны», – дип белдерде ул безнең белән очрашуда. Дөрес тә бит! Авылны яшәтәм дисәң, халык күңелен күреп торучы шул кечкенә генә нәрсәләрдән дә мәхрүм итмәү мөһим. Димәк, барысы да үзебездән тора. Җирлек башлыгының шушы сүзләре башка җитәкчеләр, башка авыллар өчен дә үрнәк булсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев