Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табын күрке – чәкчәк

Күптән түгел Бөтендөнья Татар Конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Тукай районы бүлекчәсе чәкчәк пешерү буенча мастер-класс үткәрде. Без дә татар халкының иң дәрәҗәле ризыгы булып саналган чәкчәкне ясау серләренә төшенергә тырыштык.

Пешекче дәресенә һәрбер теләгән кеше килде. Чәкчәк пешерү буенча мастер-классны алып баручы, Боерган авылыннан чәкчәк пешерү остасы Рәхилә Фәттахова белән, эшкә әзерләнгән арада, бераз сөйләшеп алдык.

- Узган ел Казан шәһәрендә узган татар ашлары пешерү буенча мастер-класста булып кайттым. Төрле төбәкләрдән килгән осталар чәкчәк, гөбәдия пешерү, тавык тутыру һәм башка милли ашлар әзерләү серләрен ачтылар. Бирегә кайткач, шундый мастер-класс үткәрү уе белән янып йөрдек. Чәкчәк пешерү серләренә Гөлсинә Галиевадан өйрәндем. Инде 6 елга якын чәкчәк пешерү белән шөгыльләнәм. Һәрчак яңадан-яңа ингредиентлар кулланырга тырышам, осталыкның чиге юк, диләр бит.

Бер арада Рәхилә ханымның авылдашы Флүзә Сәлимова белән сөйләшеп алдык.

- Инде ничәмә-ничә еллар авылыбызга килгән кадерле кунакларны Рәхилә пешергән чәкчәкләр белән каршылыйбыз. Бер бәйрәм дә табын күрке - чәкчәксез үтми. Рәхиләнең чәкчәкләре искиткеч матур булып күпереп пешә, ә тәме - телеңне йотарлык. Авызда шикәр сыман эри. Рәхилә - үз эшенең чын остасы.

Ниһаять, ингредиентлар да әзер, мастер-классны башлап җибәрәбез. Рәхилә ханымның осталыгы шунда ук күзгә ташланды. Бар җиргә дә җитешә: камырын да басты, сөйләргә дә өлгерде, күз ачып йомганчы төшләрне дә кисеп куйды, кызган майга салып та җибәрде. Күз ачып йомганчы әзер төшләрне өеп тә куйды. Уңган, булган, сүз дә юк! Биредәгеләр Рәхилә апаның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп, һәрбер сүзен йотып тордылар. Оста серләрен ачканда, игътибар белән тыңлау кирәк шул.

Мастер-класс тәмамлангач, барыбыз да Рәхилә апаның чәкчәген авыз иттек. Чыннан да, мактарлык чәкчәк шул, авызда эреп тора.

Рәхилә ханымның чәкчәк пешерү буенча үз рецепты.

2 килограмм чәкчәккә ул, иртәгә чәкчәк пешерәсе көнне, кичтән 10 йомырканы туңдырырга куя икән. Камыр ясаганда бер чеметем тоз, бер чеметем чәй содасы, 1 калак сыек май саласы. Боларның барысын бергә кушып, аз да түгел, күптә түгел - нәкъ 6 минут миксер белән күпертәсе. Аннан соң агач кашык алып, он («Макфа» онының югары сорты) куша-куша туглыйбыз. Камыр кашыкка ябышмаслык булсын, шул ук вакытта бик каты да булмасын. Аннары он сибелгән кунага кул белән камырны җәябез. Чиста тастымал белән каплап, 30 минутка «ял итәргә» калдырып торабыз. 30 минут үткәч, 3 см озынлыгындагы кисәкләргә кисәбез. Бер пешерерлек кисәкләр кисеп алгач, камырны тагын тастымал белән каплап куясы.
Рәхилә апа чәкчәкне пешерер өчен әлюмин табакка 1 литр сыек май сала. Май җылынгач, беренче төркем кисәкләрне салып җибәрәбез, болгатып торабыз. Пешкән чәкчәкне иләккә салып, артык маеннан арындырырга кирәк.
Чәкчәктән калган майны аерым бер савытта суытабыз. Суынган майны әлюмин табакка төбен калдырып киредән салабыз. Җылынып килүче майга тагын салкын май һәм кайнатылган бер стакан су салабыз. Һәрбер төш пешергән саен шулай итү мөһим.
Барлык кисәкләрне пешереп бетергәч, аларны суытабыз. Чәкчәкне катыру өчен ширбәт ясар вакыт. Аның өчен 500 грамм бал һәм 400 грамм шикәр комы кирәк була. Су, шикәр һәм балны кушып, 6-8 минут кайнатабыз. Суынган төшләрне тиз-тиз ширбәт белән өябез. Кулны сулап алсаң, төшләрне ою уңайрак икән. Өй температурасында өелгән төшләр тиз ката икән. Өелгән чәкчәк әзер дияргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев