Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиблар вакцина ясатырга чакыра

Сovid-19 вирусы бирешергә уйламый, дип белдерәләр район үзәк больницасы табиблары. Больницаның «кызыл зонасы» буш тормый, чирләүчеләр саны да кимеми. Хәзер тагын омикрон штаммы белән дә куркыталар. Больницаның участок табиб-терапевты Н. Иванова тукайлыларга бу җәһәттән үз киңәшләрен бирә. 

Сovid-19 кешедән кешегә һава-тын юлы аша күчә. Вирус эләктерү өчен авыручы кеше белән рәттән басып тору да җитә. Чирләүченең йөткерүе, төчкерүе, гадәти сулыш чыгаруы да куркыныч. Шуңа күрә саклык чаралары турында бервакытта да онытырга ярамый. Аларның иң нәтиҗәлесе – вакцина ясату. Эпидемиянең кызган чорында бер кеше берничә күршесен, хезмәттәшен, транспортта якын баручыларны зарарларга мөмкин. Алар исә үз чиратларында тагын күпләгән кешегә вирус йоктыра. Чирләп терелгәннәрдә вирусны икенче кат эләктерүдән саклаучы иммунитет барлыкка килә. Кайбер мизгелдә антитәнчекләр нык күбәя һәм алар инфекциянең таралуын туктата. Әмма, кызганычка каршы, коллектив иммунитетның бу рәвешле барлыкка килүе бик күп үлемнәр аша гына булырга мөмкин. 
Вакцина ясау юлы белән коллектив иммунитетны үстерү прививка ясатмаганнарны да сакларга мөмкинлек бирә. Шулай ук мондый ысул Сovid-19ның таралуына да киртә куя. Шулай итеп пандемияне җиңү җиңелрәк бирелә. 
Коронавируска каршы прививка организмга нәкъ башка төр вакциналар кебек үк тәэсир итә. 
 Прививкадан соң, әлбәттә, температура күтәрелергә, баш авыртырга мөмкин. Укол кадаган урында дискомфорт та күзәтелә. Организмның мондый реакциясе гадәти күренеш, ул бер-ике көннән бетә. Прививка ясар алдыннан табиб мәҗбүри рәвештә пациентның сәламәтлеге турында сорашырга тиеш. Вакцина ясатырга ярамый торган күрсәткечләр булмаса, пациент прививка ясау кабинетына җибәрелә.
Искә төшерәбез, медицина оешмаларына һәм халык күпләп җыела торган башка урыннарга барганда битлек кияргә һәм 1,5-2 метр дистанция сакларга кирәк. Үзегезнең сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!  

/ Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев