Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыйныфташымнан авыл халкына бүләк

Кулыма «Әҗмәкәй – туган авылым» дигән китап килеп керде. Авторлары бертуганнар Әнисә Әшрәпова һәм Зәнфирә Шәмсетдиновалар икән. Сөендем, минем сыйныфташым китап язган. Без Әнисә белән Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә белем алдык.

Китапны кызыксынып укый башладым. Аны язуга күп көч куелган. Бүген авылларда өлкән буын кешеләре азаеп бара, шулай да авторлар авыл тарихын сөйләрлек кешеләрне тапканнар, Әҗмәкәй авылының һәр йортына тукталганнар, һәр нигезнең тарихын, анда яшәүчеләрнең хезмәт-шөгыльләрен барлаганнар. Авылның һәр кешесенә тигез урын бирергә тырышканнар. Авыл тарихында булган хәлләрне, вакыйгаларны туплап укучыларга җиткергәннәр. Бу китап киләчәк буыннарга зур мирас.
Китапта һәр бүлек әһәмияткә ия. «Мәктәп эшчәнлеге» бүлеген укыганда мәктәбемне, анда укыган елларымны, укытучыларымны, сыйныфташларымны күз алдына китердем, истәлекләрне яңарттым. Бөек Ватан сугышына багышланган бүлек бик тәэсир итте, елый-елый укыдым. Сугыш китергән хәсрәт, ир-егетләрне фронтка озатулар хакында авылдашлар истәлеге йөрәкләргә үтәрлек.
Бу тарихи мирас Әҗмәкәй авылында туып-үскән һәр кешенең өй түрендә торырга тиештер. Әнисә белән Зәнфирә авылдашларына зур бүләк ясаганнар. Рәхмәт аларга. 
Анна Анисимова, ветеран укытучы.
Иске Җирекле авылы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев