Сыерчыкларны каршы алдык
Яз хәбәрчеләре – сыерчыклар килде. Колга башына, агач кәүсәсенә беркетелгән оясыннан чыгып сайраучы бу кошлар йөрәкләргә сихәт, көч бирә, дөнья ямен арттыра. Алар безнең янда озак тормый, бала чыгарып очыруга китеп тә баралар. Ләкин бу елтыр канатлардан башка язның матурлыгы тулы булмас иде.
Беренче апрель – Халыкара кошлар көне. Ул 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау турында Халыкара конвенция имзаланганнан бирле билгеләп үтелә.
Безгә үз тирәбезгә кайтып елыша торган сыерчыклар аеруча якын, аларны барыбыз да көтеп ала. Каралты-кура тирәсенә, әзер «өй»гә урнашырга күнеккән канатлы дусларыбыз килгәнче, ояларның узган елгыларын чистартып эләргә кирәк. Тузганы урынына яңаны ясап кую бигрәк тә әйбәт. Безнең Шилнәбаш инглиз телен тирәнтен өйрәнү урта мәктәбе укучылары нәкъ шулай эшли дә. Балалар кошларны каршы алырга алдан ук әзерләнә башлый. Сыерчык ояларын никадәр күбрәк ясасак, канатлы дусларыбыз өчен шулкадәр әйбәт булачак, диләр алар. Һәр кеше бер генә оя ясап элсә дә, сыерчыклар өчен зур ярдәм була бит. Мәктәп укучылары Кошлар көненә үткәрелә торган сыерчык оялары бәйгесендә ел да катнашалар. Район күләмендә, «ЭКОяз-2020» акциясе кысаларында ул быел да игълан ителде. Акция күп төрле чараларны үз эченә ала, анда районыбызның барлык мәктәпләре, балалар бакчалары катнаша. «ЭКОяз»га йомгак апрельнең соңгы атнасында ясала, җиңүчеләргә бүләкләр дә бирелә. Сыерчык ояларының да иң матурлары шунда билгеле була.
Ә менә 21 апрельдә сыерчык оясының үз көне дә билгеләп үтелә. Ояларны беренчеләрдән булып борынгы индуслар кора башлаган. Тик алар ояны бүгенге кебек агачтан түгел, ә эче алынган кабактан ясаганнар. Голландиялеләр тишекле балчык савыт куя торган булганнар. Агач ояны беренче булып немецлар ясый башлаган. Узган гасырның 20нче елларында мондый үрнәкне Россиядә дә «эләктереп» алалар. Һәм без хәзер дә тактадан турыпочмаклык формасында ясалган ояларга өстенлек бирәбез. Тактаны шомартырга да, буярга да кирәкми, чөнки кошларга ояның матурлыгы түгел, ә уңайлыгы мөһим. Кош оясы өчен фанера, пластмасса ярамый, чөнки алар тавыш үткәрүчән. Аннары, салкын көннәрдә ояда салкын, бик эссе вакытта артык кызу булачак. Оя элү өчен кеше һәм транспорт йөрми торган тынычрак урын сайлыйлар. Орнитологлар ояны дүрт-биш метр биеклеккә эләргә киңәш итә. Артык түбән булса, ояга песи менүе бар. Ә биек булса, баласын ашатканда, кошның өскә күтәрелгәндә хәле бетәчәк. Сыерчыклар көньякка, көнчыгышка карап торган ояга өстенлек бирә, чөнки төньяктан салкын җил исеп, нәни кошчыклары һәлак булырга мөмкин. Ояны бераз гына алга авыштырырга киңәш итәләр, бу кар һәм яңгыр керүдән саклаячак.
Сыерчыкларны үз яныбызга ияләштерү нигә кирәк соң? Әлбәттә, бу сорауга җавап бик гади һәм барыбызга да билгеле: алар зарарлы бөҗәкләрне юк итә. Бер сыерчык гаиләсе чирек миллион корткычны юк итәргә сәләтле!
Екатерина ЧЕРВЯКОВА,
Шилнәбаш урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
/ Фото Екатерина Червяковадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев