Сыендыручы, туендыручы җирлек без
Үткән шимбәдә «Энергетик» мәдәният йортында Тукай районы якташлары очрашуы узды. Тукай районы – ак кала төзелешенә, Россиядәге гигант заводларның берсе КамАЗ салуга иң зур өлеш керткән җирлек. Безнең җирлек – сыендыручы да, туендыручы да.
Матур үткәнебез
Яр Чаллыдагы КамАЗ төзелешенә яшьләр су, һава, автомобиль, тимер юллары белән килделәр. Казан, Әлмәт, Сарман, Минзәлә юлларыннан саквояжлар, юл сумкалары күтәргән авыл яшьләре зур төзелешкә агылды. Аларга яшәргә урын кирәк иде. Киң күңелле Тукай районы халкы (ул вакытта Чаллы районы) өй түреннән урын бирде. Шәһәр яны районы Яр Чаллы халкын азык-төлек белән тәэмин итте. Күпме гаиләләр читтән килгән төзүчеләр белән туганлашты, туйлар гөрләде. Бер гаилә булып яшәгән сала белән каланың дуслыгы, хезмәттәшлеге бүген дә дәвам итә.
Нәкъ менә шушы данлы тарихны, матур үт-кәнебезне чагылдыручы күренештән башланды якташлар очрашуы.
Районыбызның һәм шәһәребезнең тере тарихы, Чаллы һәм Тукай районы оешуның бөтен нечкәлекләрен белүче, шәһәрдә үтүче мәдәният чараларын оста итеп оештыручы, җирлегебездә зур эшләр башкаручы Гөлзада Рзаеваның чыгышы очрашуга килгән халыкны битараф калдырмады. Сәнгать әһеле шушы якта, шушы җирлектә туып, үз халкына тугры хезмәт иткән фидакарьләрнең исемнәрен атады, очрашуга килә алган өлкән яшьтәге кешеләр янына барып халык исеменнән рәхмәтен җиткерде. Ялкынланып, рухланып сөйләмәсә, бәйрәмне фәһемле итмәсә, ул Гөл-зада Рзаева буламыни?! Тамаша залында утырган һәммәбезне «җитәкләп» туган авылыбызга кайтарды Гөлзада ханым...
...Авыл йорты, мич торбасыннан сыек кына булып зәңгәрсу төтен күтәрелә. Әнә әниең иртәнге чәйгә дип, мич алдында күмер өстендә коймак пешерә – йөзләре алсуланган. Өстәлдә туган җирнең иген кырларында тирбәлеп үскән бодай оныннан салынган мич икмәге, аның хуш исе борынга килеп бәрелгәндәй була. Мунча миченнән чыккан төтен бөдрәләнә-бөдрәләнә күккә күтәрелә. Туган-үскән йортның тәрәзәләре безгә төбәлгән... Балачакта каз бәбкәләре саклаган болын-тугайларга да кайтарды, челтерәп аккан чишмә моңнарын да «тыңлатты» сәнгаткәребез. Тамаша залында халык елый – балачагын, туган нигезен сагынып, хәтерендә яңартып. Беркемнән тартынмыйча ирләр елый. Рәхмәт Гөлзада ханыма, күңелләрне нечкәрткәне, үзе әйтмешли, рухыбызны чистартканы өчен.
Сәхнәдә район тормышын чагылдырган кинокадрлар. Әнә, рәт-рәт тезелгән кыр кораблары ашлык ура; беренче ашлыкны төягән «кызыл обоз»лар элеваторга чаба; куллануга тапшырылган заманча саву заллары, терлекчелек комплекслары эшкә дәртләндереп тора...
Җирлегебезнең Тукай районы исемен йөрткәннән алып бүгенге көненә кадәр кинокадрлар аша сәяхәт иттек. 1976-1983 елларда КПССның Тукай райкомы беренче секретаре булган Йолдыз Курмашев сөйли: «Татарның йөз аклыгы, милли горурлыгыбыз булган бөек шәхес-нең – Тукаебызның исемен йөрткән район юк иде Татарстанда. Республика җитәкчелеге белән киңәшләшеп, Чаллы районы исемен Тукай дип исемләргә карар кылынды. Без – тукайлылар. Милләтнең сөекле улы Тукай исеме гел алдынгылар сафында йөрергә тиеш дип күңелебезгә беркеттек. Бәхеткә, безнең җирлектә нәкъ менә шундый тырыш, булдыклы халык яши...»
Районның бүгенгесе һәм киләчәге
Район башлыгы Фаил Камаев җирлегебездә барган уңай үзгәрешләр турында сөйләде.
– Без районның 45 еллыгын горурланырлык күрсәткечләр белән каршылыйбыз. Район халкы булдыклы, бездә үз эшенә иҗади караучы, элеккеге яхшы традицияләрне заман таләп иткән инновацион технологияләр белән тулыландыра белүче җитәкчеләр, эшмәкәрләр күп. Ел саен районда 120 мең кв. м. торак төзелеп файдалануга тапшырыла, социаль объектлар, юллар төзелә һәм капиталь ремонт ясала. Перспектив проектлар арасында Түбән Кама ягына тимер юл челтәрен үстерү, район территориясе аша – Иштирәк, Аулаш, Яңа Мусабай, Ташкичү торак пунктлары яныннан М-7 юлының яңа участогын төзү күздә тотыла, ул Уфа ягына таба юнәлешен дәвам итәчәк. Кама аръягы транспорт комплексын үстерү өчен Круглое Поле тимер юл станциясе янында тиешле инфраструктуралы һәм глобаль региональ оператор функцияләре булган төбәкара мультимодаль логистик үзәк төзү проекты хәзерге вакытта аеруча актуаль. Биклән авыл җирлегендә сәнәгать паркы төзү планлаштырыла. Районның төп байлыгы – агросәнәгать. «Кама-Бекон» ҖЧҖ, «Агросила» ЯАҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ эшли. Игенчелек, орлыкчылык, яшелчәчелек тармагында да алдынгылар сафында барабыз. Узган ел нәтиҗәләре буенча районда 179,2 мең тонна ашлык, 6,3 мең тонна бәрәңге, 4 мең тонна яшелчә, 161,7 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алдык. Бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 40,4 центнер уңыш җыелды. Авыл хуҗалыгы тармагында 5000гә якын кеше эшли.
Халыкның тормыш-көнкүрешен, яшәешен яхшырту максатыннан район территориясе төзекләндерелә. Әйтик, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында узган ел Татарстан һәм Круглое Поле поселокларында 98,6 млн сумга 11 ишегалды төзекләндерелде. «Мәдәният» милли проекты кысаларында Ильбухтино авылында мәдәният йорты ачылды. Районда КВН командасы барлыкка килде. Театр, иҗат коллективлары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре балалары район, республика конкурсларында катнашып уңыш яулыйлар. Спорт өлкәсендәге казанышларыбыз да байтак. Халыкның сәламәтлеген саклау буенча да зур эшләр бара. Бер очрашуда барысы хакында да сөйләп бетереп булмый. Һәр күрсәткеч, һәр уңыш артында хезмәт кешесе тора. Бүгенге бәйрәмгә килгән якташларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм, Сабантуйларда тагын очрашырбыз әле, – диде район башлыгы.
Талантларга бай җирлек
Ялкынланып эшли белгән тукайлыларның матур итеп ял да итә белүен раслаучы кинокадрлар. Әнә, Сабантуйда батырлар бил алыша, җилдәй җитез аргамаклар чаба. Җирлегебездә талантларны барлау һәм аларны үстерү ниятеннән ел саен оештырыла торган «Балкыш» фестивале, «Тукай гармуны», «Йолдызлы чәкчәк» бәйрәмнәре район җирлегендә мәдәни чараларның киң колач белән баруы турында сөйли. Татар халкын дөньяга танытуда зур өлеш керткән якташыбыз – мәшһүр җырчы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү максатыннан оештырылган «Китмә, сандугач!» фестиваленә тирә-як район, шәһәрләрдән дә кунаклар күп килде. Бу бәйрәмдә катнаша алмаган якташларыбыз кинокадрлар аша Яңа Бүләк авылына барып килгән сыман булгандыр. Тагын бер моңсарыбыз – Татарстанның халык артисты, күренекле татар җырчысы Зөһрә Сәхәбиева Салих-Тукай авылында туып-үскән. Талантларга бай безнең җирлек. Татар әдәбиятына күренекле язучы, шагыйрьләр биргән безнең төбәк. Күзкәй мәктәбен тәмамлаган язучыларыбыз Рәшит Гәрәй, Салисә Гәрәева, Фәннур Сафин, Габделхәй Сабитов һәм Күзкәй авылы тарихын язып калдырган 16 китап авторы Галимҗан Вәлиев белән чиксез горурланабыз. Якташлар очрашуы район мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлекләрендә эшләп килүче балалар һәм фольклор ансамбльләре чыгышы белән үрелеп барды. Якташ шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Фәннур Сафин исемен-дәге районкүләм әдәби бәйгедә җиңүче укучылар чыгышын тамашачылар аеруча яратып кабул итте.
Истәлекләр төрле-төрле
Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен беләбез. Бүгенге очрашуга герой якташ-ларыбызның якыннары чакырылган иде. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган каһарман якташыбыз – Казаклар авылында туып-үскән Нурми (Нурмөхәммәт) Шәриповның бертуган энесе Фалих Шәрипов Таулы Дөреш авылы аксакалы, мәчет имамы. Иштирәк авылында туып-үскән Кәлимулла Якупов Бөек Ватан сугышында зур батырлыкларп күрсәтә һәм хаклы рәвештә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Очрашуга аның кызы белән килене килгән иде. Районыбыз үсешенә саллы өлеш керткән җитәкчеләр, колхозчылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, иҗат әһелләре – беркем дә читтә калмаган. Исәннәрен алкышладык, бакыйлыкка күчкәннәрен искә алдык. Бер-береңне барлау, бер мәлгә үткәннәргә кайту өчен кирәк икән мондый очрашулар.
«Якты юл» газетасы – районның яшьтәше. Халык трибунасы тоткан юнәлешенә һәрвакыт тугры булды. Беренче редакторыбыз Дамир Вәгыйзовны искә алдык. Район сулышы белән яшәүче басманы тирән эчтәлекле итүдә зур көч куйган, һәр язмасына күңел җылысын салып татар журналистикасына хезмәт итүче Заһидә Нәбиуллинаны залда танымаган кеше юктыр, мөгаен. Заһидә апа: «Газетабызның беренче редакторы Дамир Вәгыйзов олы шәхес, сәләтле журналист, искиткеч кешелекле, абруйлы җитәкче булды. Үтә дә җаваплы хезмәтебездән тәм таба белергә дә өйрәтте ул безне. Редакциябез ул чорда иҗат әһелләре җыела торган учак иде. Әдәбиятыбыз күгендә каләм әһелләре булып танылган Равил Вәлиев, Ирек Диндаров, Гамил Гайфетдинов, Хәниф Хөснуллиннарны искә алу очрашуны тагын да мәгънәле итте. Шушы залда утырган һәр кешене беләм дисәм дә ялгышмам. Яратып, сокланып язам авыл кешеләре турында. Оештыручыларга рәхмәт, күңелдә онытылмаслык җылы тәэсирләр калдырды кичә. Без – журналистлар, һәрвакыт халык белән бергә атладык, киләчәктә дә шулай булсын», – дип изге теләкләрен дә җиткерде.
Гөлфидә Гыйниятуллина гомере буе Тукай районы халкына намуслы хезмәт итте. Тормыш иптәше Зөфәр Гыйниятуллин Теләнче Тамакта зур мәктәп төзетте, ул фаҗигале рәвештә вафат булгач, эстафетаны Гөлфидә Гыйниятуллина кабул итеп алды. Ирле-хатынлы Гыйниятуллиннар белем-тәрбия биргән күпме кеше утыра икән шушы залда?! Гөлфидә Гыйниятуллина очрашудан канәгать булуын белдереп болай ди: «Бәйрәмнең өтере дә, ноктасы да үз урынында. Төрле елларда районны җитәкләгән Роберт Шәкүров, Таһир Хөрмәтуллин, Васил Хаҗиевларны күрдем. Һәрберсе район үсеше, халыкның яшәеше өчен күп көч куйган, мактауга лаек шәхесләр. Хәзерге башлыгыбыз белән эшләргә туры килмәсә дә, ветераннар белән аралашудан, газетадан укып, район башлыгы җитәкчелегендә җирлегебездә барган уңай үзгәрешләрне белеп торам. Уналты елдан артык районның ветераннар һәм инвалидлар оешмасын җитәкләгән кеше буларак, «Игелек кыл!» хәйрия марафоны уздырылуга аеруча сөенәм», – дип рәхмәтен белдерде.
Халкыбызның сөекле уллары – мәгърифәт-челәр, мәчет-мәдрәсәләр салып, хәйрия эшләрен киң җәелдергән атаклы меценатлар – Хәлфиннәр токымы да биредә иде.
Адәм баласына менә шундый очрашулар кирәк икән ул, тормыш арбасын беразга гына бер читкә куеп, үткәннәрне хәтергә төшереп, киткәннәрне искә алып, исәннәрне барлап, алдагы көнгә изге ниятләр корыр өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев