Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта уңыш нигә яхшы?
Сәйдәшев исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада да игенчелек, терлекчелек һәм орлыкчылык тармаклары буенча алда бара. Сәйдәшлеләрнең орлыкчылык тармагы буенча эш тәҗрибәсе республика игенчеләренә үрнәк. Агротехник чараларны төгәл үтәү, кыр эшләрен үз вакытындла башкару нәтиҗәсендә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 27,1 центнер уңыш җыеп алды.
Үзара тәҗрибә алмашу полигоны
Сишәмбе көнне әлеге хуҗалыкта «Якын киләчәктә игенчелектә кичектергесез бурычлар. 2022 ел уңышы өчен орлык салу, көзге чәчү эшләрен оештыру» дигән темага кыр форматындагы республика зона семинары үтте. Чара авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре, белгечләр, галимнәрнең үзара тәҗрибә алмашу полигонына әйләнде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстанның Элиталы орлыклары» ассоциациясе, НПИ «Биопрепараты» ҖЧҖ һәм Тукай районы авыл хуҗалыгы идарәсе, «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативы, «Россельхозцентр» тарафыннан оештырылган кыр форматындагы семинар-киңәшмә хуҗалыкның биш мәйданында барды.
Семинар-киңәшмәне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов игенчелекнең адаптив-ландшафт биологизацияләнгән системасын үзләштерү тәҗрибәсе белән таныштырудан башлады. КДАУ доценты Анатолий Пухачев Биектау районының «Чулпан» тыюлыгында әлеге системаны үзләштерү турында сөйләде.
Лениногорск районының «Дала «Заказнигы» совхозында игенчелек системасын үзләштерү тәҗрибәсе тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Хуҗалык җитәкчесе Владимир Рослов үзенең чыгышында бөртекле культуралар, күпьеллык һәм дару үләннәре җитештерү, гидротехник һәм мәдәни-техник эшләр, буалар челтәрен булдыру һәм кыр полосалары үстерүнең басуларны эррозиядән һәм эсседән саклавы хакында тәфсилләп сөйләде.
– «Дала» Заказнигы» авыл хуҗалыгы машиналарын, шул исәптән сөрүлек җирләрдән ташларны җыю җайланмасын да чыгара. 2020 елда «Дала» Заказнигы» заманча җиһазларда сезонга 3 мең тоннадан артык җитештерүчәнлектәге орлык заводын файдалануга тапшырды. Завод ябык бинада орлыкларны бер тапкыр саклау өчен сыйдырышлы савытлар белән тәэмин ителгәнлектән, күпьеллык үлән орлыкларын әзерләргә һәм барлык орлыкларны савытка тутырырга сәләтле, – дип эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Гомумән алганда, Владимир Рословның чыгышы уңдырышлы җирләр, экологик чиста продукция һәм куркынычсыз яшәү тирәлеге варисларына калдырыйк дигән девиз астында узды.
«Татмелиоводхоз» идарәсенең директор урынбасары Азат Рамазанов, «НПИ «Биопрепараты» ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина туфракны саклау, басуларда уңдырышлылыкны күтәрү өчен биопрепаратлар белән җирне активлаштыру хакында тәфсилләп сөйләделәр.
Сынау делянкасында
Аннары җыелучылар Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның инновацион делянкасына – сынау мәйданчыгына күчтеләр. Алар игътибарына 84 тәҗрибә делянкасында үстерелә торган бөртекле культураларның 36 сорты күрсәтелде, аларның 62 проценты ГСИ һәм КСИ уза, калганнары РФ Милли реестрына кертелгән.
«Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе директоры Юрий Еров семинар-киңәшмәдә чәчүлек җирләрне саклау, аларның уңдырышлылыгын күтәрү, уҗым культураларын чәчү, эссе һәм коры һава торышы шартларында һәр хуҗалыкта индивидуаль якын килеп орлык сайлау стратегиясен булдыру хакында сөйләде. Ассоциация семинарда катнашучылар өчен дүрт блоктан торган экспозиция тәкъдим итте. «Ассоциация 23 ел дәвамында республикада бөртекле культураларның яңа сортларын булдыру өстендә максатчан эшли. Оешма безнең климат шартларында югары уңыш бирә торган яңа сортлар булдыру өстендә эшләүче 15 институт белән хезмәттәшлек итә һәм бөртеклеләрнең 75 сортын үрчетә. Орлыкчылык тармагы белән шөгыльләнүче 37 хуҗалык белән эшлибез. Тукай районының «Ирек», «Гигант» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклары белән хезмәттәшлек итәбез. Үткән ел 39 мең 600 тонна сертификатланган орлык саттык. Бездә үстерелгән орлыкның яхшы даны еракларга таралган, 972 хуҗалык чәчү материалын бездән сатып ала. Быел без 41 мең тонна орлык сатарга ниятлибез. Көздән чәчү өчен 8 мең 300 тонна орлыкны сатуга әзерләдек. Шуның яртысы бүгенге көнгә инде сатылды», – диде Юрий Еров.
Безнең климат шартларына яраклаштырылган «Экада 265» гектарыннан 36,8 центнер, «Бурлак» 39,8 центнер, «Ульяновская 105» 39,6 центнер уңыш бирә. Яңа сортлардан «Никон» (уртача уңышы 39,5 центнер) орлыкчылык белән шөгыльләнүчеләр тарафыннан яхшы гына кулланылышка кереп бара. Семинарда катнашучылар алтынсу-сары төстәге башаклар делянкасындагы куе сары-көрән төстәге бодай янында тукталдылар. Бу «Ирень» сортлы язгы бодай икән. Аның белән кызыксынучылар галимнәргә сораулар бирде.
Бипрепаратлар минераль ашлама куллануны киметә
Икенче биләмәдә Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның бөртекле ашлык урып-җыелган басуда саламга биопрепарат сиптереп басуларны эшкәртү процессы күрсәтелде. Семинар-киңәшмәдә катнашучы аграрийлар биредә НПИ «Биопрепараты» ҖЧҖ галимнәре белән бергә үткәргән тикшеренүләр белән таныштылар. Җәмгыятьнең директоры Римма Ибәтуллина институт тарафыннан тәкъдим ителгән эшләнмәләрнең бөртекле культураларның уңдырышлылыгын арттыру һәм аларны үстергәндә чыгымнарны киметүгә юнәлдерелгән булуын билгеләп үтте. Биопрепаратлар куллану минераль ашламалар куллануны киметүен ассызыклады. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар минераль ашламаларга бәяләр нык арткан вакытта биопрепарат белән эшкәртелгән саламны органик ашламага әйләндерү иң отышлы ысул булуын ассызыкладылар.
Аннары аграрийлар Мерәстәге ындыр табагында булдылар. Биредә «Элитные семена Татарстана» ассоциациясенең зона оештыручысы Рафаил Миңнуллин 2022 ел уңышы өчен оригиналь орлыкларны кечкенә партияләрдә агулау процессын теориядә һәм гамәлдә аңлатты. «Үстерелгән язгы йомшак бодай уңышын суктыру срокларын һәм режимын сакламаган очракта алынган орлыкларның уртача травмасы 34тән 42 процентка кадәр һәм аннан да күбрәк тәшкил итә. Орлыкларны саклау чорында киләсе елда чәчү эшләренә кадәр орлыклар шытымлылыкны 8-10 процентка, үсеш энергиясен 6-8 проценка киметә, ә авырулар саны 40-50 һәм аннан да күбрәк процентка арта. Мондый чәчүлекләр гектардан 4-6 һәм аннан да күбрәк центнерга кимрәк уңыш бирә, бу – демонстрацион чәчүлекләр, ягъни тәҗрибә белән расланган», – диде. Галим орлык материалын чагыштырма авырлыгы, төсе, калынлыгы, озынлы һәм киңлеге буенча сайларга кирәклегенә басым ясады. Шулай ук чәчүлек җирләрне технологик яктан әзерләү, көзге культураларны чәчү һәм аларны тәрбияләү буенча башкарылырга тиешле чаралар турында да сөйләде.
«Югары уңыш алмавыгызны һава торышына сылтамагыз!»
Шунысын да әйтергә кирәк, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта бүгенге көнгә 89 млн сумлык 4 мең тонна орлык сатылган. 2022 ел уңышы өчен 3482 тонна орлык сату планлаштырыла. Бу барлык уңышның 68,6 проценты. Аннары семинарда катнашучылар хуҗалыкның элиталы орлык саклау складын карадылар. Шушы урында «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров семинар-киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Орлыкчылык белән шөгыльләнүче һәр хуҗалыкта Сәйдәшев исемендәге җитештерү кооперативындагы шикелле орлык склады булырга тиеш. Бу хуҗалыкта басу-кырларда, ындыр табагында, орлык складында барлык эшләр дә агротехник таләпләрне үтәп башкарыла. Кыр форматында узган семинар-киңәшмәдә күп нәрсә күрдегез, ишеттегез, белдегез, тиешле нәтиҗәләр ясарсыз дип ышанам. Шунысын аерым әйтәсем килә: югары уңыш алмавыгызны һава торышына сылтамагыз. Игенне агротехник чараларны тулысынча үтәп игәргә кирәк. Хәзер – көзге бодай чәчү чоры. Уҗымнар яхшы кышласын һәм язга көч тупласын өчен көзге бодайны 5 сантиметр тирәнлектә чәчәргә кирәк», – дип саллы киңәшләрен бирде.
Көзге бодай басуында
Үзара тәҗрибә алмашу бишенче мәйданчыкка – көзге бодай чәчелә торган басуга күчте. Район буенча барлыгы 12900 гектар җирдә көзге бодай чәчү планлаштырылып, семинар-киңәшмә уздырылган көнгә шул мәйданның 1200 гектарында бу эш башкарылган иде. «Кайбер җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре быел һава торышының үзенчәлекле булуына карап көзге бодай чәчә башлауга икеләнеп карый. Көзге бодай чәчү эшенә һичшиксез керешергә һәм аны уңышлы тәмамларга дигән бурыч куегыз. Синоптиклар һава торышының уңай якка үзгәрәчәге турында хәбәр итәләр – явым-төшем булыр дип өметләнәбез», – дип игенчеләрне икенче ел уңышына нигез салуда тәвәккәл булырга өндәде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов.
Йомгаклау
Семинар-киңәшмәнең йомгаклау өлешендә Илдус Габдрахманов урып-җыю эшләрен уңышлы тәмамлау, көзге чәчү һәм орлык салуны уңышлы башкарып чыгу бурычын куйды.
КФХ җитәкчесе Таһир Хөрмәтуллин семинар-киңәшмәдә катнашучылар исеменнән рәхмәтен белдерде. «Теоретик яктан да, практик яктан да бай эчтәлекле, эшлекле семинарны уздыру өчен галимнәр, җитәкчеләр, аграрийлар киеренке эш барган чорда вакыт бүлә алганнар. Мондый форматтагы семинар-киңәшмә киләчәктә дә оештырылсын иде», – диде. Аграрийлар үзара тәҗрибә уртаклашуның кыр форматында уздырылуын – теория белән практика үрелеп баруын хупладылар.
/ Рөстәм Зәкиев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев