Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суперагент нинди була?

Теләнче-Тамак авылы китапханәсендә «Суперагентлар мәктәбе» оештырылды.

Анда малайлар һәм кызлар иң кыю, акыллы һәм җитезләр дигән исемне алыр өчен көч сынашты. Супер-сәләтлеләр каян алына һәм ничек супер-геройларга әйләнәләр соң? Нәкъ менә шушы сорауларга җаваплар эзләделәр балалар. Кызыклы һәм серле биремнәр үтеп, сорауларга җавапларны бик тиз таптылар. Супер-хәтер, супер-игътибар, фикерләү тизлеге – мондый сыйфатларның зур тырышлык нәтиҗәсе икәнен аңладылар. Һәм, әлбәттә, бу эштә китап – иң яхшы ярдәмче! Бары тик уку гына кешенең иң яхшы сыйфатларын көчәйтә, вәзгыятьне тиз арада аңлау һәм хәл итү юлларын табарга ярдәм итә дигән нәтиҗәгә килделәр алар. Төрле биремнәрне үтәү балаларны сөендерде һәм бик күп якты эмоцияләр бүләк итте.

Рәмилә Сәгъдиева, Теләнче-Тамак китапханәсе мөдире. 
/ Фото Рәмилә Сәгъдиевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев