Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су шаярганны яратмый

Җәй – су коену чоры. Ниһаять, июнь аеның салкын көннәре артта калды, кояш көннән-көн ныграк кыздыра, халык бу көннәрдә күпләп су буйларына агыла. Ләкин, кызганычка каршы, күпләр үзләрен суда яки сулыклар янында ничек тотарга кирәклеген белми, куркынычсызлыгы турында уйламый. Әле сезон башланып атна-ун көн генә үтте, инде судагы фаҗигаләр турында хәбәрләр килә башлады.

Ял итүчеләргә нәрсәләр тыела соң? Су керү рөхсәт ителә торган территориянең чикләреннән чыгарга; суда йөзүче судно, катер, баржа, яхта һәм көймәләр янына якын килергә; кисәтү билгеләренә менәргә, кагылырга; көймәдән, катердан һәм башка йөзү җайланмаларыннан суга сикерергә; таныш булмаган урында суга сикерергә; суга такта, автомашина камералары, кабартылган резина мендәрләр һәм матрацлар һәм башка шундый йөзә торган предметлар белән керергә; суда шаярырга; караңгыда су коенырга; су керү өчен көйләнмәгән, коену тыела дигән аншлаглар куелган урыннарда суга керергә ярамый.
Статистикадан күренгәнчә, исерек килеш суга кергән кешеләр белән бәхетсезлек очраклары еш килеп чыга. Алкоголь үз-үзеңә контрольне югалта, кеше үз мөмкинлекләрен арттырып бәяли, фаҗига минем белән булмаячак дип уйлый. Исерек кешенең сулыш алу, йөрәк тибү эшчәнлеге начаррак була, йокы баса. Шуңа күрә эчкән килеш суга керү катгый тыела. Җәмәгать урынында исерек килеш йөргән яки спиртлы эчемлекләр кулланган өчен КоАПның 20.20 һәм 20.21 маддәләре нигезендә җаваплылык та каралган. 

Су кергәндә түбәндәге кагыйдәләрне дә истән чыгарырга ярамый:

  • Иң яхшысы – иртән яки кич коену. Бу вакытта көн җылы, ләкин кояш сугу куркынычы булмый.
  • Суның температурасы 17-19 градустан түбән булмаска тиеш. Суда 20 минуттан артык тормагыз, аннары вакытны әкрен-әкрен 3-5 минутка арттырырга мөмкин.
  • 15-20 минутлап бүлеп коенганың яхшы, чөнки суда озак торганда көзән җыерырга, сулыш кысылырга һәм шуның нәтиҗәсендә аңны югалтырга мөмкин.
  • Кояшта озак торганнан соң суга кереп артык хәрәкәтләнергә, сикерергә ярамый, чөнки салкын су мускулларны кыскарта һәм бу йөрәкнең тибүдән туктавына китерә.

Николай Туганов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев