Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Статистика хезмәте кече һәм урта эшмәкәрлек объектларының 2015 елдагы эшчәнлекләренә күзәтү үткәрәчәк

2016 елның беренче кварталында статистика хезмәте кече һәм урта эшмәкәрлек объектларының 2015 елдагы эшчәнлекләренә күзәтү үткәрәчәк. Эшмәкәрләргә әлеге чарадан баш тарту мөмкин булмаячак. Росстатка бирелгән мәгълүматлар конфиденциаль рәвештә сакланачак. Күзәтү үткәрүнең төп максаты кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының икътисадый үсешен барлау, киләчәген күзаллау, дәүләттән ярдәм программасын төзү дип билгеләнә. Күзәтү...

2016 елның беренче кварталында статистика хезмәте кече һәм урта эшмәкәрлек объектларының 2015 елдагы эшчәнлекләренә күзәтү үткәрәчәк. Эшмәкәрләргә әлеге чарадан баш тарту мөмкин булмаячак. Росстатка бирелгән мәгълүматлар конфиденциаль рәвештә сакланачак. Күзәтү үткәрүнең төп максаты кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының икътисадый үсешен барлау, киләчәген күзаллау, дәүләттән ярдәм программасын төзү дип билгеләнә.

Күзәтү анкеталар тутыру рәвешендә үткәреләчәк. Юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә статистика хезмәте тәкъдим иткән әлеге анкетаны район статистика бүлегенә (Яр Чаллы шәһәре, Яр буе Тукай урамы, 35нче йорт) китерергә яки Татарстанстат сайтына электрон юл белән җибәрергә була. Мәгълүматлар 2016 елның 1 апреленә җыелып бетәргә, якынча нәтиҗәләр 2016 елның декабренә билгеле булырга тиеш. Ил буенча соңгы нәтиҗәләр 2017 елның июненә формалашып бетәр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев