Спортны киңрәк җәелдерик
Сабан туе мәйданы янәшәсендәге тигез аланлыкта аргамаклар ярыша. Сөлектәй елгыр атларның ялларын тузгытып, томырылып алга ыргылуын күзәтү - үзе бер онытылмаслык манзара. Авылдашым Мөсәвир Гәрәев ярыш барышына бөтен җаны-тәне белән бирелеп, җайдакларга көч-дәрт биреп тора. Үзе ат өстендә булмаса да ярышучыларның әзерлеген бер күз ташлаудан бәяли. Ул авылда һәм районда...
Мөсәвирнең төп һөнәре - тракторчы, җир эшкәртү, иген үстерү. Тракторчы эшенә зыян китермичә, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт тапты. Мин үзем Чаллының Автозавод һәм Менделеев районының спорткомитеты бүлекләрен җитәкләгән чакта ат спортын җанландыру мәсьәләләре белән Мөсәвиргә еш мөрәҗәгать итә идем. Һәрвакыт акыллы киңәшләрен искә алып, бергәләп бик тә кызыклы спорт ярышлары оештыра идек. Ат спорты да шактый җанлана төште.
Мөсәвир Гәрәев лаеклы ялга чыккач, Кама аръягы районнары арасындагы «Спорт - сәламәтлек» кече предприятиесе рәисе булып эшләде. Авыл районнары арасында ат чабышлары, җиңел атлетика, татарча көрәш, гер күтәрү, кул көрәше, футбол, волейбол ярышлары оешкан төстә узды.
Бүгенге көндә Мөсәвир «Батыр» спорт федерациясенең актив әгъзасы, ярышлар оештыручысы. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан спорттагы хезмәт эшчәнлеген бәяләп, аңа республика физкультура, спорт комитетының һәм «Батыр» федерациясенең Мактау грамотасы һәм бүләкләр тапшырылды.
Мөсәвир авылдашымны уңышлары белән котлап, Кама аръягы төбәгендә спортны тагын да киңрәк җәелдерә алсак иде дигән теләктә калам.
Мәүлетҗан Хисамиев.
Оргыды авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев