Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спортны иң нык яратучылар – Иске Абдул, Әҗмәкәй һәм Мәләкәс авыл җирлекләрендә

2017 елның беренче көненнән районда авыл җирлекләре арасында спорт төрләре буенча I Спартакиада старт алган иде. Райондашларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә күпләп тарту, яшьләр арасында спорт осталыгын үстерү әлеге чараның төп максаты итеп куелды. Ел дәвамында шахмат-шашка, чаңгыда шуу, пневматик винтовкадан ату, шайбалы хоккей, өстәл теннисы, бадминтон, мини-футбол, футбол,...

2017 елның беренче көненнән районда авыл җирлекләре арасында спорт төрләре буенча I Спартакиада старт алган иде. Райондашларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә күпләп тарту, яшьләр арасында спорт осталыгын үстерү әлеге чараның төп максаты итеп куелды. Ел дәвамында шахмат-шашка, чаңгыда шуу, пневматик винтовкадан ату, шайбалы хоккей, өстәл теннисы, бадминтон, мини-футбол, футбол, волейбол, баскетбол буенча спартакидалар үтте.

Аларда барлыгы 407 кеше катнашты. Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев спартакиадада призлы урыннарны иң күп алган авыл җирлекләрен атады, аларга грамоталар һәм спорт инвентарьлары алу өчен сертификатлар тапшырды. Шулай итеп, Иске Абдул авыл җирлеге беренче урынга һәм 30 мең сумлык сертификатка, Әҗмәкәй авыл җирлеге икенче урынга һәм 20 мең сумлык сертификатка, Мәләкәс авыл җирлеге өченче урынга һәм 10 мең сумлык сертификатка ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев