Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спорт журналистлары союзы оешты

Татарстанда спорт журналистлары союзы төзелде. Оештыру конференциясендә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары, Казанның спорт комитеты башлыгы Илгиз Фәхриев, республика массакүләм мәгълүмат чаралары, спорт федерацияләре вәкилләре катнашты. Иң беренче эш итеп җәмәгать оешмасының уставы кабул ителде. Журналистларга спорт мохитендә эшләү уңайлы булсын, каршылыкларга очрамыйча, эшләрен сыйфатлы итеп башкарсыннар...

Татарстанда спорт журналистлары союзы төзелде. Оештыру конференциясендә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары, Казанның спорт комитеты башлыгы Илгиз Фәхриев, республика массакүләм мәгълүмат чаралары, спорт федерацияләре вәкилләре катнашты.
Иң беренче эш итеп җәмәгать оешмасының уставы кабул ителде. Журналистларга спорт мохитендә эшләү уңайлы булсын, каршылыкларга очрамыйча, эшләрен сыйфатлы итеп башкарсыннар - союзны оештыруның төп максаты да менә шушы.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча, союзның президенты сайланды. Алдагы дүрт ел дәвамында оешма белән "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалының спорт программалары бүлеге редакторы Михаил Степанов җитәкчелек итәчәк. Шулай ук җиде кешедән торган президиум сайланды, дип хәбәр итә "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев