Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сокландык! Сезнең тәҗрибәне кулланачакбыз»

Тукай районы Якутия делегатларын кабул итте. Саха Республикасы Хөкүмәте башлыгы урынбасары Михаил Никифоров, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Афанасьев, ветеринария департаменты җитәкчесе Петр Петров, «Туймаада» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Алексей Гуляев район ветеринария берләшмәсендә һәм «Миңнехуҗина» КФХда булды. Делегацияне башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин җитәкләде. 

Район ветеринария бер-ләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин кунакларга үзләрен-дәге техниканы күрсәтте. Биологик калдыкларны җыеп, Алабуга районындагы «Сария» заводына утилизациягә тапшыру өчен җайланган ГАЗ 30/03Д автотранспортын, УАЗ 374195 маркалы күчмә ветеринария пунктын, мөгезле эре терлек тоякларын чистарту һәм кисү станогын, ветеринар контрольнең күчмә пунктын, терлекчелек һәм кошчылык тармагы һәм башка биналарны дезинфекцияләүдә кулланылучы ГАЗ 3309 ДУ машинасын кунаклар зур кызыксыну белән карадылар. 
 Аннары делегация бактериология, серология, вирусология, ПЦР, токсикология һәм ветеринария-санитария лабораторияләренең эш шартлары белән танышты. «Европа стандартларына туры килерлек мондый ветеринария берләшмәсе булу, беренче чиратта, халыкның сәламәтлеген кайгырту ул. Заманча технологияләр кулланыла торган лабораторияләрнең һәммәсе зур байлык», – диде Якутиядән килгән делегатлар.
Аннары делегация «Миңне-хуҗина» КФХ эшчәнлеге белән танышты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов фермер Равил Миңнехуҗинның үз хуҗалыгында эшләүче белгеч-ләрнең, терлекчеләрнең эш шартларын уңайлы итү белән беррәттән тормыш-яшәешләрен яхшырту буенча да зур эш алып баруын сөйләде. Кунаклар сыерлар асрала торган комплекста, саву залында, атлар торагында булдылар. Сарык утарларындагы куйларның көрлегенә соклануларын белдерделәр. 
Якутиядән килгән делегатлар Тукай районы тәҗрибәсен үзләренә алырга карар иттеләр. Саха республикасы ветеринария департаменты җитәкчесе Петр Петров: «Безнең республикада терлекчелек тармагы, нигездә, мөгезле эре терлек, боланчылык һәм ат үрчетү юнәлеше үсеш алган. Хәзерге вакытта республикада 152 мең баш болан һәм «Якутская» токымлы 185 мең баш ат асрала. Үткән ел Татарстаннан күп сөт бирә торган токымлы сыерлар сатып алган идек. «Миңнехуҗина» хуҗалыгында тәүлегенә 30-35әр литр сөт бирә торган сыерларны күреп таң калдык. Безгә бу юнәлештә сездән үрнәк алырга кирәк. Үзебезгә кайткач авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре, җитәкчеләр белән түгәрәк өстәл артында шушы хакта сөйләшербез. Сөтчелек юнәлешен үстерүне Татарстан белән хезмәттәшлек итү юлы аша тормышка ашырырга ниятлибез. Үз күзләрем белән күрмәсәм, фермерның шундый зур, колачлы эш алып бара алуына ышанып та бетмәс идем. Атлары! Чабышкылар, юртаклар баскан урыннарында биеп торалар. Фермерның ат спортын үстерүгә керткән өлеше турында төрле дәрәҗәдәге ярышларда яулаган медальләре, дипломнары сөйли. Хуҗалык биләмәсендәге чисталык турында аерым әйтәсем килә. Ферма дип әйтмәссең дә», – дип соклануын белдерде. «Тукай районындагы без караган предприятиеләр Европа дәрәҗәсендә эш алып бара. Искиткеч! Сокландык һәм сезнең тәҗрибәне һичшиксез үзебездә кулланачакбыз. Без сәфәребездән бик канәгать», – диде Саха Республикасы Хөкүмәте башлыгы урынбасары Михаил Никифоров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев