«Соңгы унбиш елда Казанның мондый талантны күргәне юк иде»
Без - тукайлылар үзебезнең Илһамыбызны зурларга тиеш. Шул максаттан кайбер яшьлек истәлекләрем белән уртаклашам. 1953 елны Алабуга институтын тамамлап, мин Теләнче Тамак урта мәктәбенә укытучы булып кайттым. Яңа 1954 елны каршылау концертын әзерләдек, Нурдида апа Камалова - конферансье, мин клоун ролен башкардым. Концертта катнашучылар арасында 10 класс укучысы Илһам Шакиров...
Без - тукайлылар үзебезнең Илһамыбызны зурларга тиеш. Шул максаттан кайбер яшьлек истәлекләрем белән уртаклашам.
1953 елны Алабуга институтын тамамлап, мин Теләнче Тамак урта мәктәбенә укытучы булып кайттым. Яңа 1954 елны каршылау концертын әзерләдек, Нурдида апа Камалова - конферансье, мин клоун ролен башкардым. Концертта катнашучылар арасында 10 класс укучысы Илһам Шакиров та бар иде, ул бик матур җырлады. Март айларында авылларда олимпиадалар уза иде (хәзерге смотр концертлары). Иң әйбәт дип танылган номерларны район олимпиадасына җибәрәләр иде. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен акча сорап, район башкарма комитеты рәисе Тимеров янына кергәннәр. Тимеров акча бирә һәм өстәп әйтә: «Теге 10 класс укучысын да җырлатыгыз, ә концертны клоун булып уйнаган яшь укытучы алып барсын».
Концерт бик әйбәт узды, комиссия бик озак нәтиҗәләрне әйтмичә торды. Гармунчы һәм биючеләр арасында иң яхшыларын сайлаганда бәхәсләр күп булган, ә җырчылар арасыннан комиссия бертавыштан беренчелекне Илһам Шакировка бирде.
1954 елның 30 августында без, бер төркем егет, армиягә чакырылдык, арабызда Илһам да бар. Без армиягә китәбез дип Казанга барсак, Илһам укырга кереп булмасмы дигән уй белән бара. 1 сентябрьдә Татвоенкоматка килдек, икенче көнне иртүк, Илһамны укырга кертәбез дип, икәүләп чыгып киттек. Консерваторияне эзләп таптык, ишек алдында өч хатын-кыз сөйләшеп тора. Аларның үз-үзләрен тотышы буенча консерваториядә эшләүче укытучы икәннәре аңлашыла иде. Берсе: «Сез нинди йомыш белән?» - дип сорады. Мин җавап бирдем: «Бу егет шундый матур җырлый, аны сезгә укырга кертергә иде». Бу сүзләремне ишеткәч, өчесе дә рәхәтләнеп көлделәр. «Сез бүген 2 сентябрь икәнен беләсезме? Монда укырга керер өчен җәй көне килергә кирәк. Киләсе елга килерсез». Ләкин мин дә бирешмәдем: «Киләсе елга ул килә алмый, аны армиягә алалар, өч елы шунда үтәчәк». Безнең белән сөйләшкән хатын: «Алай матур җырлый икән, кайткач килер, кайчан да соң булмас», - дип кырт кисте. Шуннан соң, укырга керү түгел, консерваториянең коридорын да күрми киттек.
«Теләнче Тамак егетләре университетта укыйлар, әллә шулар янына барып килергәме?» - диде Илһам. Уйлаштык та, килештек: мин перекличка вакытында үзем һәм Илһам өчен «здесь» дип җавап бирер өчен Татвоенкоматка китәм, а Илһам университетка бара. Илһамның таныш студентлары аны музыка мәктәбе директоры белән очраштырганнар. Илһам сөйләве буенча, ул аңа өч җыр җырлап күрсәткән һәм бу кеше икенче көнгә военкоматка килеп, Илһамны укырга алып калырга рөхсәт сорарга килде. Без Илһам белән аны капка төбендә каршы алдык һәм военком янына өчәүләп киттек. Директор генерал янына кереп китте, без Илһам белән алгы бүлмәдә калдык, ишек ябылып бетмәгән иде, сөйләшкәннәре ишетелеп тора. Бик озак тарткалаштылар. Соңыннан директор «һөҗүмгә» күчте: «Иптәш генерал! Казанның соңгы 15 елында мондый талантны күргәне юк. Ярый ла, өч ел хезмәт иткәннән соң ул Казанга кайтса, ә әгәр берәр иптәше белән чит өлкәдә калса, без аны югалтачакбыз». Кайсы сүз генералга тәэсир иткәндер - 15 ел диюеме, «югалтачакбыз» сүземе - билгесез, әмма ул йомшарды. Илһамны чыкырдылар, нәрсә сораганнардыр, 4-5 минуттан Илһам кояштай балкып чыкты. «Зөфәр абый, мин калам!», - дип ярым пышылдап әйтте ул. Татвоенкомат казармасыннан Илһамның аласы әйберләре юк иде, чөнки аның чемоданын Чаллы пристанендә ук урлаганнар иде. Ул, ике кулын селтәп, музыка мәктәбе директорына ияреп, военкоматтан китте...
Зөфәр Дәүләтшин.
Иске Абдул авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев