Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңгы елларда хатын-кызлар арасында эчкечелек киң таралды – белгеч-нарколог Резеда Хәева

Нарколог фикеренчә, хатын-кызларның күбесе ялгызлыктан арыныр өчен, икенчеләре якынын югалтудан спиртлы эчемлекләргә тартыла. Соңгы елларда хатын-кызлар арасында эчкечелек киң таралган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш белгеч-наркологы, республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Резеда Хәева хәбәр итте. Нарколог фикеренчә, хатын-кызларның күбесе ялгызлыктан арыныр өчен, икенчеләре якынын...

Нарколог фикеренчә, хатын-кызларның күбесе ялгызлыктан арыныр өчен, икенчеләре якынын югалтудан спиртлы эчемлекләргә тартыла.

Соңгы елларда хатын-кызлар арасында эчкечелек киң таралган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш белгеч-наркологы, республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Резеда Хәева хәбәр итте.

Нарколог фикеренчә, хатын-кызларның күбесе ялгызлыктан арыныр өчен, икенчеләре якынын югалтудан, өченчеләре тормыштан ямь тапмау нәтиҗәсендә спиртлы эчемлекләргә тартыла. "Иң куркынычы - хатын-кызның шешә белән дуслашуы. Хатын-кыз алкоголизмы аеруча катлаулы, чөнки гүзәл затлар аңа бик тиз бирешә һәм инде аннан дәвалану да авырлаша. Хатын-кызларның сәрхүшкә әверелүен хәтта якыннары да тиз генә абайламаска мөмкин. Шуңа да аларның күбесе наркология диспансерына бик соңлап, авырулары катлаулы этапта булганда гына килә", - ди ул.

Резеда Хәева ир-атларда бу чир ниндидер эчке тетрәнгеч кимсенү белән бәйле түгел, ә хатын-кызларның эчкечелеккә бирешүе рухи аспектларга бәйле дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев