Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үсмерләр тәртип саклый

Калмаш мәктәбе базасында хокук бозуларны кисәтү отрядлары арасында республика конкурсының район этабы үтте. Анда Круглое Поле, Бәтке, Кнәз, Мәләкәс, Шилнәбаш, Калмаш, Теләнче Тамак, Боерган, Сәмәкәй, Кече Шилнә, Күзкәй, Биклән мәктәпләреннән командалар катнашты. 

Отрядлар 14-18 яшьлек үсмерләрдән төзелгән. Мәктәп тормышы күпьяклы һәм бай. Җәмәгать тәртибен контрольдә тотуда мәктәп җитәкчелегенә һәм укытучыларга шушы командалар булыша да инде. Чөнки алар мәктәптәге хәлләрне эченнән беләләр. Алар хокук бозуларны туктатып кына калмыйлар, аны кисәтәләр дә. Моннан тыш, мондый отрядның булуы укучыларны үзе үк дисциплинага тарта. 
Конкурс бик кызыклы үтте. Башта отрядлар үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, аннары хокукларны, законнарны белүләрен күрсәттеләр. Бәйгенең барлык этаплары тәмамланганнан соң, беренче урын Шилнәбаш мәктәбенең «Төнге дозор» отрядына (кураторы – директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Екатерина Червякова), икенче урын Кнәзнең «Отвага»сына (инглиз теле укытучысы, өстәмә белем бирү педагогы Ләйсән Туганаева), өченче урын Мәләкәснең «Бөркетләр» отрядына (директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Татьяна Солдатова) бирелде. 
Ахырдан командаларны полиция майоры Айрат Мөбарәкшин котлады, катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр бирелде. 

Гөлнара ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,
мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе.

Фото мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев