Якты юл
  • Рус Тат
  • Славян бәйрәме Иван Купала булып узды

    13 июль көнне Яр Чаллының Мәләкәс елгасы буенда «Иван Купала» бәйрәмен үткәрделәр. Монда районыбызның фольклор коллективлары да чыгыш ясады: Кнәзнең «Русский звон» һәм Круглое Поле поселогының «Полюшко» коллективлары, шулай ук республикабызда гына түгел, ә Россия күләмендә танылып өлгергән Кече Шилнә авылының «Сударушка» халык фольклор ансамбльләре дә матур тамаша әзерләгән иделәр....

    13 июль көнне Яр Чаллының Мәләкәс елгасы буенда «Иван Купала» бәйрәмен үткәрделәр. Монда районыбызның фольклор коллективлары да чыгыш ясады: Кнәзнең «Русский звон» һәм Круглое Поле поселогының «Полюшко» коллективлары, шулай ук республикабызда гына түгел, ә Россия күләмендә танылып өлгергән Кече Шилнә авылының «Сударушка» халык фольклор ансамбльләре дә матур тамаша әзерләгән иделәр. Моннан тыш, бәйрәмдә Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләреннән дә кунаклар театральләштерелгән тамаша алып килгән иде. Матур итеп бизәлгән аланда бәйрәмне оештыручылар махсус агач барлыгын да әйтеп үттеләр. Һәр теләгән кеше анда тасма тагып, теләкләр, уй-хыялларының тормышка ашуын теләде. Кич белән исә бөтен гореф-гадәтләргә туры китереп, учак яндырдылар.

    Бу көнне тамаша кылырга килгән һәр яшь кыз үзенә тәкыя үреп, бәхетле тормыш теләп, аны суга җибәрә алды. Моннан тыш бөтен кеше иң матур җәйге костюм, тәкыяләр үрү, файдалы үләннәрне тануга корылган интеллектуаль конкурсларда да катнаша алды. «Иван Купала-2013» бәйрәмендә актив катнашкан өчен, районыбыз коллективлары рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, дип хәбәр итте безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги:
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: