Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сизми калдым йөз яшемнең җиткәнен

Җәмгыятьнең балаларга һәм өлкәннәргә карата мөгамәләсе шул җәмгыятьнең әхлак дәрәҗәсен күрсәтә. Безнең районда балаларга, өлкәннәргә, сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләргә игътибар зур. Шушы елның февралендә бер гасырлык юбилеен бәйрәм итүче ике өлкән яшьтәге ханымны туган көннәре белән район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Рөстәм Закиров, район инвалидлар һәм пенсионерлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева, Тукай муниципаль районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бүлек мөдире Гөлнур Исмәгыйлова, авыл җирлеге башлыклары юбилярларның өйләренә барып җылы итеп тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Шунысы игътибарга лаек, район хакимияте башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Рөстәм Закиров тыл ветераннарына РФ Президенты В. Путинның һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Миңнехановның тәбрикләвен дә тапшырдылар.

Мин – бәхетле, балаларым – игелекле!

Казаклар авылын - да яшәүче тыл ветераны, йөз яшьлек Котүфә апа шулай ди. Котүфә Морзакай кызы 1924 нче елның февраль аенда Күгәш авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлауга колхозда эшли башлый. Тракторист, бригадир, сыер савучы. Бөек Ватан сугышы елларында 19 яшендәге кыз Свердлау өлкәсе Красный Урал хәрби заводында эшли. Аннан кайткач янә колхоз эшенә чума. 1956 нчы елда Иске Абдул егете Сәмигулла улы Хәкимулла белән гаилә коралар. Йорт җиткерәләр. Бер-бер артлы өч кызлары дөньяга килә. Котүфә белән Хәкимулла Сәмигуллиннарның беренче нарасыйлары – кызлары Рәйсә тумыштан авыру була. Беренче төркемдәге авыру Рәйсәгә әтиәнисе яхшы тәрбия кылалар. Рәйсә туганнары тарафыннан бары тик җылы мөгамәлә генә күреп яши. Шулай матур гына яшәгәндә гаиләгә кайгы килә – әтиләре үлеп китә. Репрессия җилләре аларның да “капкасын” каккан була шул. Әнә шул кайгылар аның йөрәгенә кан булып укмаша. Хәкимулла ага 53 яшендә бакыйлыкка күчә.

Котүфә апа авыру баласын тәрбияләүгә карамастан колхоз эшен җигелеп тарта. Гомеренең олыгаю, картлык чорына кергән вакытлары тормышның матур чакларына туры килүе дә олы бәхет. Муллыкта, тыныч-имин тормышта яшәвенә сөенеп бетә алмый ул. Котүфә апа балаларына, киявенә рәхмәтен белдереп: «Ата-ананың иң олы бәхете – балаларның тәүфыйкълы булуы. Ике кызым, кияүләрем – олы таянычым. Изге күңелле киявемә аеруча рәхмәтлемен. Балаларым, оныкларым, оныкчыкларымның изгелекләре үзләренә меңе белән кайтсын. Игелекле бала – Аллаһ бүләге ул!» – ди.

Балалары үсә төшкәч Котүфә апа авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәт куя. Уртанчы һәм кече кызлары яхшы укып төпле һөнәр алалар. Гаилә коралар һәм Казаклар авылына юлны суытмыйлар.

Котүфә апа кызы Халисә белән кияве Мөдәфис тәрбиясендә яши. «Әниләрнең хәерфатихасын алу, ана догасы – иң олы бүләк. Аны бернинди байлык та алыштырмый. Яхшы тәрбияләү дә сәбәпче булгандыр – Рәйсә апабыз 63 яшенә кадәр яшәде. Шунысы күңелгә тынычлык бирә: Рәйсә беребез тарафыыннан да кырын караш күрмәде. Ирем Мөдәфискә бик тә рәхмәтлемен – ул дөнья бәясе кеше. Аның кебек иратлар җир йөзендә бик сирәк. Рәйсә апаны үз туганы кебек күрде, әнине үз анасы шикелле тәрбияли. Бик булыша. Әни – авырый. Ирем булышмаса үземә генә читен булыр иде. Изге күңелле, игелекле ир – хатын-кыз өчен иң олы байлык», – ди Халисә ханым.

Игенченең ак әбие

Игенче авылына беренчеләрдән булып килеп урнашкан Әхмәтзакир белән Бибисаҗидә кызы Нәсимә ханымны бер гасырлык юбилее белән котларга балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчыклары, туганнары җыелды. Шушы авыл җирлегендә яшәүче, гомерен үз халкына, туган җиренә хезмәт итүгә багышлаган, матур гаилә корып илгә-көнгә игелекле балалар үстергән Нәсимә апаны авыл халкы яратып: «Безнең авылның ак әбие ул!» – диләр.

Үсмерчагы, яшьлеге сугыш вакытына, сугыштан соңгы авыр чорларга туры килгән кешеләрнең берсе буларак, Нәсимә апа колхоздагы бөтен эшне сыдырып эшли. «Ул чакларда ирләр эше дип тору юк иде – барысын да эшләдек. Ачысын-төчесен нык татыганга булса кирәк, бүгенге тормыш оҗмахтай тоела. Балаларым, кияү-киленнәр, онык ларым – игелекле.

Мәрхәмәтлеләр. Изгелекләре үзләренә шулай ук изгелек булып кайтсын. Ана догасын алулары белән алар да бәхетле», – ди Нәсимә апа.

Нәсимә Әхмәтзакир кызының беренче ире – 1915 нче елгы Габделвәгыйз ага Бөек Ватан сугышында һәлак була. Нәсимә апаның беренче никахыннан Роза (1941 нче елгы) исемле кызлары туа. Икенче ире Мөхәммәтрәхим Гайнетдин улы (1919-1997) белән биш бала: Роза, Равил, Таһир, Заһир, Зөһрәгә яхшы тәрбия биреп олы тормыш юлына чыгаралар.

Һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле ак әбинең яшьлеге дә, олыгайган чоры да эштә үткән. Картлыгы – бәхетле. Балалары, кияү-киленнәре һәм оныклары, оныкчыклары өчен: иң мәрхәмәтле, иң яхшы, иң булган әни, дәү әни, әби ул!

Нәсимә апа әле дә җор телле, тапкыр сүзле. Күркәм сабырлыкка ия кеше булуы белән дә күпләргә үрнәк. Туган-тумачалары өчен дә ул әниләре кебек якын, үз кеше. Сер саклавы, төпле киңәш бирә белүе белән һәркемне үзенә тартып тора. Нәсимә апа яныннан кеше өзелеп тормый. Таһир улы белән килене Ләйсән, Заһир улы белән Вәсилә килене, төпчек кызы Зөһрә белән кияве Фәрит һич авырсынмыйча аны карап-тәрбияләп торалар. «Роза апабыз үзе дә инде олы яшьтә. Сиксәннең аргы ягына атлаган кешенең үзенә тәрбия кирәк. Равил абыебыз вафат булды. Без – пар канатлылар әни янына “очып” килеп җитәбез. Бер-беребезнең кадерен белеп, әнинең хәерфатихасында яшибез», – диләр тыл ветеранын бер гасырлык гомер бәйрәме белән котларга килгән балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев