Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Штрафстоянкага алып китәргә җыенганда машинага ут капкан

3 августта төнлә Олы Шилнә һәм Кече Шилнә авыллары арасында «Иж Ода» автомобиле яна. Машинаның Олы Шилнәдә яшәүче хуҗасы, үзе алкоголь кулланган булу сәбәпле, рульгә 17 яшьлек ир туганын утырта. Юлда аларны ЮХИДИ инспекторлары туктата. Автомобиль белән «права»сыз идарә иткән өчен алар «тимер ат»ны штрафстоянкага алып китәчәкләрен белдерәләр. Хуҗа кеше...

3 августта төнлә Олы Шилнә һәм Кече Шилнә авыллары арасында «Иж Ода» автомобиле яна. Машинаның Олы Шилнәдә яшәүче хуҗасы, үзе алкоголь кулланган булу сәбәпле, рульгә 17 яшьлек ир туганын утырта. Юлда аларны ЮХИДИ инспекторлары туктата. Автомобиль белән «права»сыз идарә иткән өчен алар «тимер ат»ны штрафстоянкага алып китәчәкләрен белдерәләр. Хуҗа кеше исә аккумуляторны алып калырга теләвен әйтә. Аны салдырганда капотка ут каба. Ялкын машинаның кабинасына да күчә. ЮХИДИ хезмәткәрләренә исә автомобильне шул хәлдә булса да штрафстоянкага алып китәргә туры килә, дип хәбәр итә янгын күзәтчелегенең район бүлеге баш белгече Илнар Мифтахов.

фото www.klops.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев