Тукайлылар сәхнәдә изгелек хисләрен гәүдәләндерделәр
Күптән түгел Теләнче Тамак авылының мәдәният йортында урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы һәм янгын сүндерү участогы хезмәткәрләре катнашында күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевның «Ефәк баулы былбыл кош» пьесасы халык тарафына тәкъдим ителде.
А. Гыйләҗевнең әлеге әсәрендә вакыйгалар ямьле күл буенда бара. Биредә ветераннар өчен картлар интернат-йорты урнашкан. Әби-бабайларның язмышлары төрле, аларны тормыш михнәтләре әлеге йортка китергән, әмма барысын да ялгызлык берләштерә. Әлбәттә, дәүләт үзләрен ташламый - картлык көннәрендә сыеныр урын һәм ашау-эчү белән тәэмин итә. Ләкин адәм баласына яшәр өчен ипи генә җитми, аңа якыннарының күңел җылысы, гаилә кирәк. Хөкүмәт йортында тәрбияләнүчеләргә әнә шулар җитми.
Авылда урнашкан картлар интернат-йортында да 40ка якын кеше яши. Алар арасында колхозда тимерче булып эшләгән Мияссәр ага да бар (Тәлгать Фасыйхов). Шулай ук монда Рәшидә исемле карчык та (Ильмира Борһанова) көн күрә. Аның 4 баласы булса да, әби кеше бер баласына да кирәкми, Әдһәм исемле малае гына (Нурфат Яхин) ике ай саен әнисе янына пенсиясен алырга килә. Ничарадан бичара ана баласының шундый булуыннан оялып, интернат хезмәткәрләре аның баласы икәнен белмәсен дип, пенсиясен малаена биреп, кабат ике айга аннан котылып тора. Тик Әдһәмнең хатыны (Раушания Фасыйхова) юха елан кебек һаман иренең тенкәсенә тиеп тора, акча таптыра. Алар кабат-кабат ялгыз ана янына пенсия артыннан килеп, аны жәфалыйлар.
Картлар интернат-йорты директоры Әсма Рафисовна (Рузилә Яхина) һәм аның малае Рәсим (Марс Лотфуллин) арасында да конфликт бара. Егет шәһәр тормышын, ялгыз яшәүне, гаилә кормыйча, җиңел тормыш алып бару ягында. Ә интернатта шәфкать туташы булып эшләүче Шифан - Рәсимнең яраткан кызы (Алсу Лотфуллина) киресенчә, авылда гаилә корып, балалар үстерү турында хыяллана.
Залда утыручылар геройлардан әле көлеп, әле елап утырдылар. Әйе, тормышның кызык та, аяныч яклары да була. Гаилә кыйммәте, балаларның әхлакый тәрбиясе - иң беренче урында торырга тиеш. Чөнки балаларга бүген биргән тәрбия - ата-ананың киләчәге, һәм һәр ата да, ана да картлык көнендә интернатта түгел, ә балалары янында, кадер-хөрмәттә яшиселәре килә.
Кайсы яманрак: якыннарыңны югалтып, караучысыз калумы, әллә балаларың булып та, аянычлы картлыгыңны ялгыз каршылаумы? Авылыбызның гомуми белем бирү мәктәбе коллективы һәм янгын сүндерү участогы хезмәткәрләре нәкъ шушы сорауларга җавап табарга һәм тамашачыга җиткерергә тырышты.
Рамилә Сәгъдиева,
Теләнче Тамак авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев