Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шимбә көнне бар район язгы өмәгә чыгачак

1 апрельдән районда территорияне төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча ике айлык башланган иде. Аның кысаларында бу атнаның шимбәсендә, 18 апрель көнне, район күләмендә өмә үткәрелә. Территорияне язгы чистартуга барлык авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр, социаль учреждениеләр, гомумән, бар район халкы чакырыла. Ике айлык барышында барлык җирле пунктлар, оешма-предприятиеләр территорияләре, юл кырлары,...

1 апрельдән районда территорияне төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча ике айлык башланган иде. Аның кысаларында бу атнаның шимбәсендә, 18 апрель көнне, район күләмендә өмә үткәрелә. Территорияне язгы чистартуга барлык авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр, социаль учреждениеләр, гомумән, бар район халкы чакырыла.

Ике айлык барышында барлык җирле пунктлар, оешма-предприятиеләр территорияләре, юл кырлары, урман-парк зоналары, елга буйлары чүпләрдән арындырылырга, рөхсәтсез чүп түгү урыннарын юкка чыгару буенча чаралар күрелергә тиеш, диелә район Башкарма комитеты җитәкчесенең бу уңайдан кабул иткән карарында. Территорияне төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистартуны оештыруга авыл җирлекләре башлыклары, коммуналь хезмәтләр, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре, юл хуҗалыгы оешмалары, бакчачылык ширкәтләре җитәкчеләре җаваплы. Шулай ук һәр җирлеккә хакимияттән җаваплы затлар беркетелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев