Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбашта Республика көне спорт ярышлары рәвешендә үтте

Чара «Иртәнге зарядка» дип аталган флеш-мобтан башланды. Анда бәйрәмгә килүчеләрнең барысы да катнашты. Тренер Владимир Заикин егет һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча ярыш оештырды. Рамазан Галиуллин һәм Анна Митрофанова бәйгедә призлы урыннар алдылар. Бер читтә шахмат уйнадылар. Александр Крылов бу уенда беренче урынны, Владимир Беспалов - икенче, Хәмит Сабиров...

Чара «Иртәнге зарядка» дип аталган флеш-мобтан башланды. Анда бәйрәмгә килүчеләрнең барысы да катнашты. Тренер Владимир Заикин егет һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча ярыш оештырды. Рамазан Галиуллин һәм Анна Митрофанова бәйгедә призлы урыннар алдылар. Бер читтә шахмат уйнадылар. Александр Крылов бу уенда беренче урынны, Владимир Беспалов - икенче, Хәмит Сабиров өченче урынны яулады. Балалар шашка, өстәл теннисы, туплы уеннар уйнадылар. Катнашучылар истәлекле бүләкләргә лаек булды, балаларга тәмле призлар бирелде. Барлык шилнәбашлыларны бәйрәм белән җирлек башлыгы Ольга Гончарова тәбрикләде, һәркемгә сәламәтлек, һәр гаиләгә иминлек теләде. Бәйрәм файдалы һәм кызыклы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев