Мәктәпләрне капиталь ремонтлау республика программасына быел безнең районнан ике мәгариф учреждениесе - Кече Шилнә һәм Шилнәбаш мәктәпләре керде. Биредәге төзекләндерү эшләренә программа кысаларында 23 млн 076 мең сум акча бүлеп бирелде.
Һәр ике мәктәптә дә эшләр кыштан ук башланды. Бүген ремонт ничек дәвам итә? Эш барышы белән танышу максатыннан без Шилнәбаш мәктәбенә чыктык.
Без барганда, узган җомга көнне, мәктәп бинасынының һәр почмагында диярлек ремонт бара иде. «Камстройфон» подрядчы оешмасы эшчеләре коридорлардагы идәннәрне куптарганнар, анда керамзит түшәү белән мәшгульләр.
Шулай ук мәктәпкә керү урынын, баскычларны яңарталар, идәненә брусчатка җәяләр.
Программа кысаларында монда барлык тәрәзәләр пластикка алыштырылган, җылыту, канализация торбалары яңартылган, заманча матур, бар уңайлыклары булган бәдрәфләр эшләнгән, бинаның түбәсе яңадан ябылган.
Мәктәп 1976 елда төзелгән булган. 40 ел дәвамында мондый капиталь төзекләндерүне күрмәгән. Әлбәттә, һәр мәгариф учреждениесендәге кебек үк, биредә дә косметик ремонт ел саен үткәрелеп торган.
Капиталь төзекләндерүдән кала, Шилнәбаш мәктәбе хезмәткәрләре үз көчләре белән дә шактый гына эш башкарганнар. Аларга ата-аналар да бик теләп ярдәм иткән. Директор урынбасары Татьяна Калугина спортзалга алып керә. Биредә дүрт хезмәткәр - хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Ирина Әгъләмова, техник персонал Мария Беспалова һәм китапханәче Ольга Хөсникәева, пешекче Рузиля Нургалимова стеналарны буйыйлар иде.
Инде кабинетларны да яңа уку елына әзерләп куйганнар. Мәктәп директоры Финсилә Шәрифуллина сыйныф җитәкчеләренә һәм ата-аналарга моның өчен зур рәхмәтен белдерә.
«Мәктәбебезнең йөзе күзгә күренеп үзгәрә, уңай шартлар барлыкка килә. Күптән түгел төзелгән ашханәбез өчен дә сөенеп туя алмыйбыз. Тагын шунысы шатландыра: беренче сыйныфка килүче балалар саны арта. Бу - авыл үсә, картаймый дигән сүз. Берничә ел элек балалар саны 10-12 тирәсе булса, соңгы елларда 19-20гә җитте», - диделәр миңа мәктәптә. Ремонт июль ахырына тәмамланыр дип планлаштырыла.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев