Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәфкать ияләре турында язуыгызга рәхмәт 

«Якты юл» газетасының 19 март санында Тәнзилә Шәйхнурованың «Аның күңеле изгелектән тукылган» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Рәхмәт редакциягә, кешенең күңелен җылытырлык, өметен уятырлык андый язмалар әледән-әле басылып тора.

Шулай туры килде, күп кеше өметсезлеккә бирелгән заманда яшибез. Дөньяга куркыныч вирус таралу, аның аркасында күрелә торган чаралар, үзара аралашу мөмкинлекләре кимү дә тәмам гаҗиз итте. Күзкәй авылыннан Ринат Зыятдинов бу җәһәттән госпитальдә кеше гомерен саклап калу өчен ничек тырышуларын тәфсилләп язды. Безнең табиблар, шәфкать туташлары элек-электән чын каһарманлык күрсәткәннәр. Бүген дә сынатмыйлар.
«Якты юл» газетасы үзе дә ышанычлы киңәш-чебезгә әверелде. Бөтен яңалыкны яраткан газетамнан укып беләм, аңа һәр елны язылам мин. Эшләгән вакытта үзем дә актив хәбәрче идем. Иң яраткан темам – үрнәк алырдай матур гаиләләр, гадел, тырыш кешеләр турындагы язмалар. Журналистлар Зәрия Вәлиева, Резидә Камаловалар-ның мәкаләләрен яратып укыйм. 
Менә үзем дә изге кү-ңелле шәфкать туташы турында язарга булдым. Миңа калса, кеше язмышында еш кына хәлиткеч роль уйнаган шәфкать ияләренә рәхмәтне дә әйтеп бетермибез. Күзкәй амбулаториясе шәфкать туташларыннан әледән-әле медицина ярдәме алып яшим мин. Гомер буе терлечелектә эшләдем, өй тутырып балалар үстердем, йортың бөтен, балаларың тук булсын дисәң, йөкнең авырын да төпкә җигелеп тартасың, ә авырлык сәламәтлек өстәми. Мин бүген аякларыма баса алмыйм, сызланып интеккән чагым күп була. Менә шундый чакларда утыз елдан артык авылыбызда яшәүче, Колыш авылы медпунктында эшләүче шәфкать туташы Гөлназ Гыйльфанова ярдәмгә килә. Балаларымны үстергәндә дә беренче киңәшчем дә, ярдәмчем дә ул булды. Ире Рәеф тә аның хезмәтенең башкаларга бик кирәк булуын яхшы аңлый. Ә авыру гадәттә төнлә кузгалучан, шуңа күрә тәүлекнең кайсы вакытында ишек каксалар да, караңгы йөз күрсәтмиләр алар. Тәгәрәп үсеп килә торган оныгым үлде, бик күп якыннарымны бакыйлыкка озаттым. Андый чакларда кан басымым 240ка күтәрелә, аңымны югалтам. Шул вакытта Гөлназ булмаса нишләр идем микән? Ул ашыгыч ярдәм күрсәтеп саклап кала. Гөлназның, гомумән, кешене үлемнән саклап калган чаклары күп.
Күптән түгел генә егылып (аякларымның ныклыгы юк бит), күземне каты бәрдем. Ул коточкыч булып шешеп чыкты. Компресс та куеп карадым. Хәзер медиклар җитми, үзебезне үзебез дәвалыйбыз бит. Авылда аның медпункты да, медсестрасы да юк. Читенсенеп булса да тагын Гөлназга кердем. Җентекләп тикшерде дә, шешне тишеп, канын шприц белән суыртты, икенче көнне тагын кабатлады. Шулай итеп күземне саклап калды. 
Йомшак холыклы, шифалы куллы Гөлназ Әгъзәмнур кызы дөньяга шәфкать иясе булып туган һәм һөнәрен дә йөрәге кушуы буенча бик белеп сайлаган. 
«Якты юл»да коронавирус афәте вакытында кешеләрне үлемнән саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да, кайчакларда мөмкин булмаганда да чарасын табып, кешеләрне үлемнән саклап калган, авылларда эшләүче шәфкать туташларының һөнәри осталыклары турындагы язмалар авторларына кушылам. Быел медицина хезмәткәрләре өчен зур сынау булды. Кешеләрне замана афәтеннән коткарып калу өчен көрәш һаман дәвам итә. Газетабыз аша аларның үзләренә дә ныклы сәламәтлек телисе килә. 

Гөлфия Мәхмүтова, Боерган авылы. 
/ Фото Тәнзилә Шәйхнуровадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев