Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Шәфкать»тә чисталык дәресе үтте

Әйләнә-тирәлекне саклау, табигатьнең матурлыгына, сафлыгына битараф булмау - безнең көннәрдә актуаль мәсьәләләрнең берсе. Шул уңайдан үткән атнаның чәршәмбесендә «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагогы С. Баева, үзәкнең социаль эшләр буенча белгече Г. Шәвәлиева һәм волонтерлар Федор Загуменов, Владислав Королев, Егор Кузнецов, Таһир Салихов белән «Чисталык - дөнья тоткасы» дип исемләнгән...

Әйләнә-тирәлекне саклау, табигатьнең матурлыгына, сафлыгына битараф булмау - безнең көннәрдә актуаль мәсьәләләрнең берсе. Шул уңайдан үткән атнаның чәршәмбесендә «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагогы С. Баева, үзәкнең социаль эшләр буенча белгече Г. Шәвәлиева һәм волонтерлар Федор Загуменов, Владислав Королев, Егор Кузнецов, Таһир Салихов белән «Чисталык - дөнья тоткасы» дип исемләнгән экологик чара уздырдылар.

Балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, чүп-чарны дөрес итеп, махсус контейнерларга җыярга, үсемлекләр, чәчәкләр үстерергә өйрәтү - әлеге чараның төп максаты иде. Чисталык дәресендә катнашкан балалар бу көнне бик кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар, белемнәрен бакча эшендә дә сынап карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев