Сәеттә бар авыл халкын берләштергән өмә узган (фото)
Гомер-гомергә татар авылларында бик матур бер гадәт булган - күп көч сорый торган эшне авыл халкы бергәләшеп, өмә итеп башкарган. Минем хәтеремдә әле, без кечкенә вакытта, әти мәрхүмкәем, иртәнге нәрәттән кайтты да әнигә: "Бүген бар кеше җыелышып Каюмнарга (ул да мәрхүм инде) өмәгә барабыз. Яңа салган йортларының аскы ниргәләрен корт...
Гомер-гомергә татар авылларында бик матур бер гадәт булган - күп көч сорый торган эшне авыл халкы бергәләшеп, өмә итеп башкарган. Минем хәтеремдә әле, без кечкенә вакытта, әти мәрхүмкәем, иртәнге нәрәттән кайтты да әнигә: "Бүген бар кеше җыелышып Каюмнарга (ул да мәрхүм инде) өмәгә барабыз. Яңа салган йортларының аскы ниргәләрен корт ашаган , өйне күтәреп, шуны алыштырырга кирәк икән. Бүген безгә шул эш кушылды. Син дә барырсың өмә боткасы пешерергә "-диде. Мин тып-тын гына тыңлап тордым да, Каюм абыйларның йортларын ничек күтәреп торырлар икән, ул өйне ничек күтәрмәк кирәк, бик зур бит ул, дигән уйлар белән әти артыннан йөгердем. Әле дә хәтеремдә - ул бик зур өмә булды, ә эш беткәч, авыл халкы рәхәтләнеп өмә боткасы белән сыйланды.
Менә шул гадәтләрне искә төшереп, ай башында матур көннәр торганнан файдаланып, Сәет авылы халкы да мәңгелек йортыбыз - зиратны тәртипкә китерергә өмәгә җыелды. Иртәдән үк халык зиратка агылды - анда кемнәр генә юк иде, яше-карты, олысы-кечесе, авылның бер кешесе дә читтә калмаган. Шунысы куандырды, шәһәрдән кайтучылар да бик күп булды. Шунда ук кулына балта тотып "Ирек" җитештерү кооператывы җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев та агач чаба, бер читтәрәк авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов арбага агач төяүчеләр белән нидер сөйләшә, кемдер агач кисә, кемдер шул кискән агачны турап тора, шул арада трактор арбасына төяп, читкә алып чыгып та китәләр. Сиксәннең теге ягына чыккан Таһир абый Гадбрахманов та өендә генә ятмаган, үз өлешен кертергә дип килгән. Бер читтәрәк сиксәнне куып баручы Зәки абый Бадыйков белән минем кече улым Айрат та нидер гәпләшә-гәпләшә чия куагын кисәләр. Менә шундый вакытта олы кешеләр сиздермичә генә яшьләргә киңәш-табышларын бирә, эш тәменә өйрәтә торгандыр да инде ул. Менә шундый вакытта буыннар арасында булган чылбыр ныгыйдыр да инде - өлкәннәрнең үзләре килеп үрнәк күрсәтүләре ни тора!
Бу өмәдә куандырган тагын бер әйбер - авылыбызның мулласы вафат булганнан соң мәчетебездә мулла юк иде, бәйрәмнәрдә укыр өчен мулланы күрше авыллардан чакыра иделәр. Хәзер үзебезнең авыл егете, Сәмәкәй авылында яшәүче Тәлгат Сахабиевне авыл халкы мулла итеп сайлап куйды. Безнең авылда да азан тавышлары ишетелә башлады. Әкренләп авылнаң урта буыны да мәчеткә тартыла башлар, авылыбызга иман кайтыр, дигән өмет туды, дип яза Сәет авылыннан мәдәният йорты директоры Айсылу Габдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев