Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Үсеш ноктасы» Мәләкәстә  

«Заманча мәктәп» федераль программасы кысаларында Россия авылларында һәм кече шәһәрләрдә «Үсеш ноктасы» үзәкләре булдыру каралган. Бу программаның төп максаты – авыл җирлекләрендәге мәктәпләрнең җиһазланылышын шәһәрнекеләр дәрәҗәсенә күтәрү. Үткән елның декабрендә Бәтке мәктәбендә цифрлы һәм гуманитар профильдәге «Үсеш ноктасы» үзәге ачылган иде. Быел Мәләкәс мәктәбендә укыту-тәрбия бирү өчен яңа мөмкинлекләр ачылды – җәйге каникуллар чорында «Үсеш ноктасы» үзәге өчен белем йортының 4 кабинеты, 1 рекреация бүлмәсе – холл ремонтланды. Дәрес үткәрелә торган кабинетларга заманча җиһазлар кайтарылды. Бу эш әле дә дәвам итә.

«Авыл мәктәпләрен заманча җиһазлау, яңа технологияләр кертү буенча эш башлануына сөенәбез. «Үсеш ноктасы»ның өстенлеге шунда – баланы тормышка әзерләү өчен мөмкинлекләр артачак. Укучыларга профессия сайлауда да бу программаның әһәмияте зур. «Үсеш ноктасы» үзәге ачылгач, педагогик коллективның, укучыларның иҗади потенциалы үсәр, профориентация буенча да зур ярдәм булыр дип ышанабыз», – ди мәктәп директоры Сәрия Шагалиева. Бу программа буенча укыта торган педагоглар заманча җиһазлар, инструментлар белән эшләргә өйрәнү өчен онлайн режимда җәй буе курслар үткән һәм таныклык алганнар. 
«Үсеш ноктасы» үзәге цифрлы, табигый-фәнни һәм гуманитар профильләрнең төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын үстерү һәм тормышка ашыру максатларында булдырылган. Үзәк ачылуның максаты укучыларны әлеге юнәлешләр буенча заманча технологияләрне куллана белергә өйрәтүдән гыйбарәт. Мәләкәстәге «Үсеш ноктасы» үзәгендә информатика, тормыш иминлеге нигезләре, технология кабинетына һәм рекреациядә урнашкан шахмат зонасына ремонт ясалган. Алар тиешле җиһазлар белән тәэмин ителә. Информатика кабинетына укучылар өчен ун данә һәм укытучыга ноутбук кайтарылган. Зур интерактив комплекс һәм хисаплау блогы шушы көннәрдә кайтачак. 
Технология дәреслә-рендә укучылар 3D принтерында махсус пластик материалдан биология, анатомия, геометрия, физика фәннәрен үзләштергәндә кирәк булырлык әсбаплар да ясый алачак. «Үсеш ноктасы» проекты гамәлгә кертелгәч мәктәптә белем алу тагын да кызыклырак булачак. Технология дәресләрендә 3D принтерында 3D-модельләр ясарга була. Мәктәп безнең өчен чын-чынлап белем алу, иҗат үзәгенә әйләнәчәк», – диләр Мәләкәс мәктәбенең югары сыйныф укучылары беравыздан.
Педагоглар да заман белән бергә атларлык шартлар тудырылганга сөенә. «Мәктәпкә җитештерү тармагына караган җиһазлар һәм инструментларның сыйфатлысы кайтарылды. Күпспектрлы эш башкару өчен күпфункцияле инструментның булуы гына да ни тора! Күпфункцияле корал агач, тимер, пластикны шомарту, кисү, гравировкалау, фрезерлау өчен файдаланыла. Аккумуляторлы дрель-винтоверт, бораулау җыелмасы, запас стержены булган клей пистолеты, цифрлы штангенциркуль, канцелярия пычагы электр һәм кул лобзиклары безнең өчен олы хәзинә. Әле боларга өстәп, виртуаль чынбарлык шлемы һәм аның өчен махсус ноутбук, бер данә квадрокоптер, планшет та кайтачак. Болар барысы да дәресләрне мавыктыргыч итеп үткәрүдә зур роль уйнаячак. 
«Үсеш ноктасы» үзә-гендә балаларга тормыш-яшәештә еш очрый торган катлаулы хәлләрдә югалып калмаска өйрәнү өчен дә барлык шартлар тудырылган. Тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытучы Леонид Кузьмин да нәкъ шушы фикерне ассызыклый. Бу кабинетка кайтарылган уку әсбаплары, җиһазлар: йөрәк-үпкә реанимациясе ясау өчен тренажер-манекен һәм коврик, югары сулыш юлыннан чит предметны алу күнекмәләрен өйрәнү өчен тренажер-манекен, җәрәхәтләнгән һәм бозылган урыннарны имитацияләгән җыелма, баскычлы шина, муен якасы, беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен җыелмалар сәламәтлек өчен зыянлы булмаган материаллардан ясалган. Тормыш иминлеге дәресләрендә укучылар авыр хәлдә калган кешегә беренче медицина ярдәме күрсәтергә, сәламәтлекне сакларга өйрәнәләр. 

Ике катлы Мәләкәс гомумбелем бирү мәктәбе 2004 елда ачылган.Мәләкәс гомумбелем бирү мәктәбендә барлыгы 174 укучы белем ала. Укулар бер сменада оештырылган. Мәктәптә 16 педагог эшли. Шуларның 2се – югары, 6 сы – беренче категорияле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев