Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сайлауга ни өчен барам

2015 ел республика тормышында зур роль уйнаган әһәмиятле вакыйгаларга бай булды.Татарстан автоном республикасы төзелүгә - 95, Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулды. Бу айда, ягъни 13 сентябрьдә республикабыз Президентын сайлаячакбыз. Ә сез сайлауга барырга җыенасызмы? Шундый сорау белән без берничә газета укучыбызга мөрәҗәгать иттек.

Гөлбестан һәм Назыйф Кәшбеловлар, Калмия авылыннан. Берсе 41 ел Калмиядә китапханәче булып эшләгән, икенчесе колхозда - бригадир, хәзер авылның ветераннар советы рәисе, хезмәт ветераннары:

- Ничек инде сайлауга бармый каласың? Ул бездә һәрвакыт бәйрәм кебек, бик җылы мохитта уза. Быелгы сайлаулар, безгә калса, аеруча әһәмиятле - республикабыз Президентын сайлыйбыз бит. Без инде кемгә тавыш бирәчәгебезне дә киңәшләшеп куйдык. Көндәлек матбугаттан укып, зәңгәр экраннардан карап белеп-күреп торабыз: соңгы елларда Татарстаныбызда бик күп уңай үзгәрешләр булды. Балалар бакчалары төзү киң колач алды, яшь гаиләләр өчен уңайлы программалар, гомумән, төрле тармакларда социаль-иктисадый мәсьәләләрне эченә алган программалар күпме тагын?! Ә дөнья шаулатып төрле спорт чаралары уздыру күңелдә горурлык хисе уята. Киләчәктә дә халыкның яшәешен яхшырту буенча шундый эшчәнлек дәвам итәр дип ышанабыз.

Хәлимә Гыймазова, Калмаш авылының иң өлкән кешеләренең берсе:

- Туксан яшемне тутырып киләм. Гомеремдә күпме сайлауларда катшуымны санап бетергесез. Үземнең сайлау комиссиясендә эшләгән чакларым да булды. Күп авырлыклар күргән буын без. Сугыш, аннан соңгы еллардагы салам түбәле, кыйшаган йортларны хәзер күз алдына да китереп булмый. Нинди төзек, нинди матур безнең авыллар! Калмашым сала түгел, калага охшап бара. Өйләргә газы, суы кергән, кибет киштәләрендә ризыкның ниндиләре генә юк. Республикабызның бүген ныклы адымнар белән атлавы, дәүләтнең халыкның тормышын яхшырту өчен күргән чаралары яхшы киләчәккә дә өмет уята.

Реклама

Быел үз тормышымда да шатлыклы вакыйга булды - озын гомер юлымда, сугыш еллары, тылда фронт тоткан авылдашларым турында җыеп барган язмаларымны туплап «Вакытсыз сулган чәчәкләр» дигән китабымны бастырып чыгардым. Яшьләр укып гыйбрәт алсыннар, бүгенгенең кадерен белсеннәр, тырыш хезмәтләре белән тормышыбызны бизәсеннәр дигән максатны күздә тотып язылды ул китап. Ә сайлауларга килгәндә, шуны әйтәсе килә: төптәнрәк уйлап тавыш бирсәк иде, республика җитәкчесе халык белән аңлашып эшли торган булсын. Яшем бик зур булса да, Аллаһы боерса, сайлауга үз аякларым белән барып тавыш бирермен дип ниятләп торам.

Резеда Мингалимова, Күзкәй урта мәктәбе укытучысы:

- Һичшиксез барабыз. Ирем белән икебез дә укытучылар без. Кем-кем, ә безнең өчен республика җитәкчесенең кем булуы бик мөһим. Беренчедән, безнең кулларда - илнең киләчәк гражданнары. Республикада мәгариф өлкәсендә бик күп яңалыклар, төрле программалар тормышка ашырыла. Бу нәүбәттән көткән нәтиҗәләргә ирешү өчен илдә нинди сәясәт алып барылуы, мәгариф тармагына мөнәсәбәтнең уңай булуы бик мөһим. Икенчедән, бүгенге заманда җитәкченең икътисадый яктан мәгълүматлы булуы, киләчәккә карап эш йөртә белүе кирәк. Без сайлаячак һәм республика белән җитәкчелек итәчәк кеше яшь алмаш үстерү мәсьәләләрен һәрдаим күз уңында тотар дип ышанабыз. Бу җәһәттән республика җитәкчесе вазифасында Татарстан, халык дип янып-көеп йөрүче, мәмләкәтебезне дөньяга танытырга тырышучы кешене күз алдына китерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 13 сентябрь – ТР Президентын сайлау көне

2
X