Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саваплы чара киңрәк колач ала

"Якты юл" газетасы һәм район мөхтәсибәте инициативасы белән, бөтен район күләмендә, авыл зиратларын чистарту өмәләре уздырыла. 4-5 майда ул алтынчы тапкыр үтте. Быел зират өмәләре бигрәк тә киң колач белән узды. Күзкәйдә зиратны чистарту өмәсенә бөтен авыл кубып килде дисәң дә арттырып әйтү булмас. Бик күп эш эшләнде. Бергәләп алынсаң,...

"Якты юл" газетасы һәм район мөхтәсибәте инициативасы белән, бөтен район күләмендә, авыл зиратларын чистарту өмәләре уздырыла. 4-5 майда ул алтынчы тапкыр үтте. Быел зират өмәләре бигрәк тә киң колач белән узды. Күзкәйдә зиратны чистарту өмәсенә бөтен авыл кубып килде дисәң дә арттырып әйтү булмас. Бик күп эш эшләнде. Бергәләп алынсаң, була ул. Койма буена өелгән чүп-чар өемнәре, иске яфрак-үләннәр тырмалап яндырылды. Зиратның эчен-тышын кыргый агачлар баскан иде. Аларны Морат Сираев "Дружба" пычкысы белән кисеп аударып, тураклый барды, ә ир-атлар машина, трактор әрҗәсенә ташып тордылар. Авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев өмә оештырылу хакында "Якты юл" газетасына игълан биреп, читтәге авылдашларны да чакырган иде (Өмәдә ул үзе дә тракторы белән бик күп чүп, туралган агач чыгарды). Авыл имамы Искәндәр Вәлиуллин өмә турында игъланнар яздырып элде. Ишеттеләр - өмәгә 60-70ләп кеше килгән иде. Эш оешкан төстә барды. Берничә сәгать эчендә зират чистарынып, иркенәеп китте, дип хәбәр итте Күзкәй авылы ветераннар советы рәисе М. Сабиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зират љмђлђре