Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сарапулда тукайлылар бәйрәм ясады

Өченче ел рәттән инде Удмурт Республикасының Сарапул шәһәрендә Тукай районы халкы, Татарстан данын яклап, халкыбызның милли бәйрәме Сабан туен үткәрә. Быел исә күңел ачу программасы аеруча кызыклы итеп уздырылды, дип хәбәр итә район мәдәният бүлеге.

Сабан туеның тантаналы өлешендә Удмурт Республикасы халкын сәламләп, Тукай муниципаль районыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә исә тукайлыларның концерт күчтәнәчләре, үзара дуслыкны күрсәтеп, Сарапул артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. Безнекеләр районның гына түгел, ә җөмһүриятебезнең талантларга бай булуын, мәдәниятенең күпкырлы икәнлеген күрсәттеләр. Тирә-яктан ишетелгән рәхмәт сүзләре, күңел биреп кул чабулар һәм шат елмаюлы күзләр тукайлыларны тагын да дәртләндереп җибәрде.
Сарапулга Комсомолец поселогының «Смайл» вокаль ансамбле, Иске Җирекленең «Пчелки» хореография коллективы үзләренең иң матур чыгышларын алып килгән иде. Сөмбел Зарипова, Дамир Исламов, Алсу Габдуллина, Нәзир Гыймазетдинов, Ләйлә Сөләйманова, Айсылу Тошеваларның үзенчәлекле тавышларыннан, осталыкларыннан халык таң калды. Ә Сәмәкәй мәдәният сараеның «Зиләйлүк» фольклор коллективы исә үзенең «Халыклар дуслыгы» композициясе белән, гомумән, бәйрәмнең ачышы булды. Тукайлылар әзерләгән тамашаның алып баручысы, Иске Җирекле мәдәният сарае җитәкчесе Гөлназ Зарипова әйткәнчә, Сарапул халкы тукайлыларны бик шатланып каршы алган.
– Автобусыбыз белән мәйданга кергәндә безне сызгырып, төрле яктан сәлам биреп озата бардылар. «Сез, мөгаен, Татарстаннандыр инде, автобусыгыз да бик шәп, киемнәрегез күз явын алырлык», – дип һәрберсе безнең белән фотога төште. Халык бик кунакчыл, эчкерсез, татар халык җыр-моңнарына, биюләренә сусап яши. Шулай да безнең Татарстаныбыз яхшырак икән, дип кайттык. Юлда барганда балалар да шуңа игътибар итте. Үз туган җиребездә йортлар да матуррак кебек, һавасы да якынрак, юллары да үзенә чакырып тора. Шуңа күрә бәйрәм ашы кара-каршы дигән кебек, Удмуртия халкын үзебезгә кунакка чакырып кайттык, – диде Гөлназ.

Фото Гөлназ Зарипова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев