Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар

Әдәби кичәдә Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендә шигырьләре яңгырады. 21 апрельдә Милли әдәбият китапханәсендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге тарафыннан "Тукай укулары. Туган тел көне" дип исемләнгән лекция үткәрелде. Бу хакта даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә. Лекцияне "Зов к культуре" мәдәният җәмгыяте рәисе Нурзия Кашапова...

Әдәби кичәдә Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендә шигырьләре яңгырады.

21 апрельдә Милли әдәбият китапханәсендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге тарафыннан "Тукай укулары. Туган тел көне" дип исемләнгән лекция үткәрелде. Бу хакта даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лекцияне "Зов к культуре" мәдәният җәмгыяте рәисе Нурзия Кашапова укыды. Анда Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендә шигырьләре яңгырады.

Тукайның иҗаты күптән милли чикләрне чыкты һәм интернициональ күренешкә әйләнде. Аның әсәрләре безнең илдә һәм чит илләрдә күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм танылган. Бөек шагыйрьнең шигырьләрен Анна Ахматова, Арсений Тарковский, Вероника Тушнова, Павел Радимов, Семен Липкин һәм бик күп татар шагыйрьләре тәрҗемә иткән, - дип искә алдылар бөек шагыйрьне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев