Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сандыктагы музей

«Якты юл» газетасының бер санында «Өлкәннәр музее оештырырга телим» дигән белдерүем басылган иде. Яши-яши үзләре дә музей экспонатын хәтерләткән өлкәннәр әнә шулай хыялыйрак була инде. Гомернең җитмеш бишенче баскычына менеп җиткәч башкачарак уйлый башлыйсың икән шул. 

Мин хәзер әлеге проектымны бераз үзгәртергә, «Сандыктагы музей» дип атарга булдым. Ягъни истәлек-хатирәләрне сандыкка сыярлык күләмдә генә тупларга уйладым. Бу ниятем буенча яшьләрнең дә фикерләрен белергә теләдем. Иң беренче үземнең балаларым, оныкларым белән киңәшләштем. Алар хуплады. 
Сандык бит ул – халыкның күңел түре. Элек-электән иң кадерле әйберләрне, гаилә ядкарьләрен сандыкларда саклаганнар. Вакыты җиткәч андагы хәзинәләрне башкаларга да күрсәтә торган булганнар. Шуның мисалы – барыбызга да таныш бирнә сандыгы. Шунысы сөенечле, бу матур традицияне яшьләр хәзер кабат яңарта башладылар. Хәтта кайбер язучылар, шагыйрьләр, композиторлар да иҗат җимешләрен саклар өчен сандык тоткан. Әйтик, мин бөек композиторыбыз Салих Сәйдәшевның ноталарны шунда саклаганын беләм. 
Ә мин үземнең сандык-музеема гаилә шәҗәрәсенә кагылышлы материалларны урнаштырдым. Музей дигәнем – бишенче буын вәкиле әбиебезнең сандыгы. Анда тупланган хәзинәләрнең кайсы буынга кагылышлы булулары хакында мәгълүмат әзерләдем. Нәтиҗәдә шактый кызыклы гаилә архивы барлыкка килде. Сандыктагы гаилә ядкарьләре әле зур теләгемнең башы гына. Бу сандыкка тагын бик күп истәлекләр сыйдырырга була. Минем хыялым – сандыкларны күбрәк җыеп, андагы хәзинә белән балаларымны, оныкларымны, мәктәп укучыларын, укытучыларны, тәрбиячеләрне таныштыру. Бу ниятем мине яшәтә, ышаныч өсти. Әнә шул сандыкка сыярлык рухи байлыгымны югалтмыйча, киләчәк буынга тапшырасым килә. 
Сандыгымда бүген иң олы хәзинә – 1908 елда Казан типографиясендә басылган изге Корьән китабы. Ул иремнең әтисе – минем биатамның истәлеге. Менә 37 ел инде ул китап гаиләбездә саклана. Кайда гына яшәсәк тә, ни белән генә шөгыльләнсәк тә, үткәнне онытмаска, хәтер җебен тутыктырмаска кирәк дип саныйм мин.

Реклама

P.S. Киләсе елга Тукай районы барлыкка килүнең 45 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Бәлки бу музей-сандыкларның ул бәйрәмдә дә үз урыны булыр. Авыл җирлекләре үзләренең тарихларын чагылдырган сандыкларын алып килсәләр начармыни!? Ә анда ни салу турында авыл халкы үзе хәл итәр. Хәзинәне туплау өчен алар вакытларын кызганмас дип уйлыйм. 

Алсу Габделхакова. Мусабай-Завод авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X