Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым түләүчегә – блендер

Иштирәк авыл җирлегендә халыкның салым түләвен тизләтү өчен үзенчәлекле һәм нәтиҗәле ысул уйлап тапканнар. Җирлекнең башкарма комитетында эшләүчеләр салым түләүчеләр арасында призлар уйнатырга булганнар.

Белүебезчә, салым түләү срогы 1 декабрьдә чыкты. Хәзер исәпләнгән суммага пеня өстәлә. Әлбәттә инде, һаман да соңгарак калдырсаң, пеня да күбрәк була. 10 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Иштирәк авыл җирлегендә җир салымының 85,75 проценты, милек салымының 89 проценты, транспорт салымының 79,1 проценты түләнгән. Барысын бергә алганда, җирлектә салым түләүнең гомуми күрсәткече 82,2 процентны тәшкил итә. 
Җирлек башлыгы Гөлнара Гарифуллинаның әйтүенчә, салымнарны җыю буенча авылда 1 декабрьгә кадәр дә актив эш барган, хәзер дә шулай дәвам итә. Җирлек башлыгы урынбасары Эльвира Кашапова бурычы булган һәр кешегә шалтырата, аларга салымнарын түләргә ярдәм итә. Кемгә почта аша хат килеп җитмәгән, аларга салым инспекциясе сайтына кереп, квитанцияне чыгарып бирә. 
«Салым түләү срогы чыгарга ике атна кала, уйлаштык та, «Салымыңны түлә һәм блендер от!» дигән акция оештырырга булдык. Бу турыда ватсабтагы авыл төркеменә яздык», – ди Гөлнара Гарифуллина. Блендер янына кибеттән тагын бүләкләр алганнар. Шулай итеп, барысы биш приз булган. 
Бүләкләрне салымнарын түләгән кешеләрнең йорт номерлары арасында уйнатканнар. Барысы 195 номер җыелган. Йорт саны язылган кәгазьләрне савыттан «Миләүшә» балалар бакчасына йөрүче балалар тартып чыгарган. Уйнатуның видеосын соңыннан авыл төркеменә дә куйганнар. Төп приз Иштирәкнең Үзәк урамы 47нче йортында яшәүче Гөлсинә Жиляевага чыккан. Калган бүләкләргә шул ук урамда 51нче йортта яшәүче Фәнүсә Ризатдинова, 117нче йортның 1нче һәм 3нче фатирында яшәүчеләр Илгиз Рагатов һәм Рөстәм Ляпин, 78нче йортта яшәүче Нәзирә Кәримова лаек булган.
«Призлар уйнатуның нәтиҗәсе булды дип саныйм. Бу алым – бурычны түләү өчен бер стимул», – ди җирлек башлыгы. 
Бүгенгә Иштирәк һәм Аулаш халкының салым түләү буенча 220 мең 541 сум бурычы калган әле. Җирлектә әҗәтлеләр белән эш дәвам итә.

/ Фото Гөлнара Гарифуллинадан алынды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев