Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым түләү үзебез өчен кирәк!

1 декабрьдә физик затларның милек салымнарын түләү срогы чыга. Бүген районда бу төр салымнарның нибары яртысы гына җыелган. Җитәкчеләр катнашында уза торган дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Фаил Камаев салымнарны түләү һәр гражданинның бурычы дип искәртте. «Милек салымнарын вакытында җыю, беренче чиратта, үзебез өчен кирәк, чөнки алар җирле бюджетка китә. Димәк, безнең уңайлы шартларда, рәхәттә яшәвебез бүгенге гражданлык активлыгыбызга бәйле», – дип ассызыклады ул. 

Новотроицкое авыл җир-легенә Суровка, Күперле, Шөкрәле, Калиновка авыллары керә. Теркәлеп яшәүчеләр саны 4 мең кешедән артык, теркәлмичә яшәүчеләр ике тапкыр күбрәк. Җирлектә милек, транспорт һәм җир салымының нибары 40 проценты җыелган. 
«Суровка» территориаль үзидарәсе рәисе Резеда Шмелева соңгы вакытта көннәрем халыкны салым түләргә чакырып үтә, ди. Телефоннан шалтырата, кайберсенең өйләренә барырга да туры килә. Авыл җирлеген үстерү өчен күп көч куючы актив кешенең гаҗәпләнүе чиктән ашкан: «Безнең авыл җирлегендә яшәүче халыкның 40 проценты гына салымнарын түләгән. Калган 60 проценты кайчан түләргә җыеналардыр? Югыйсә, барыбызның да яхшы юллардан йөрисебез килә. Инфраструктураның үсеше дә салымның ни дәрәҗәдә җыелуына бәйле. Яхшы яшисең килсә – салымыңны да вакытында түлә! Кайберәүләр «алма пеш, авызыма төш» дип яшәргә күнеккән. Миллионнар белән исәпләнгән йорт-җиреңне тотарга хәлеңнән килә икән, димәк, аның өчен салым түләргә дә көчең җитә. Җирдән рәхәтләнеп файдаланасың икән, аның өчен салым түләргә дә тиеш», – ди ул.
 Авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова җитәкче-легендә салым түләү тәртибе буенча халык арасында туктаусыз аңлату эшләре алып барыла. Атна саен салым җыю буенча мәктәп завучлары, сыйныф җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдире, идарә итү компаниясе хезмәткәре, фельдшер катнашында киңәшмә уздырыла. Алар халык белән эшләүдә зур ярдәмчеләр. Яңа билгеләнгән авыл җирлеге башлыгы бу унайдан авыл активына рәхмәтен җиткерә. Ситуацияне аңлап, алар җирле бюджетны тулыландыру өчен зур хезмәт куялар. 
Закон буенча, фатиры, йорты, җир кишәрлеге, төзелеп бетмәгән объекты, транспорты булган һәркем 1 декабрьгә кадәр 2019 ел өчен милек салымнарын түләргә тиеш. Бу срокка өлгермәсәләр, тиешле суммага пенялар өстәлә башлый, күпләп бурычлар җыелган очракта эшләр суд приставларына китә. Гомумән, авыл җирлегендә бурычлы дигән тамга белән яшәүчеләр булырга тиеш түгел дигән агитация алып барыла. 
Шунысы сөенечле, бюджет өлкәсендә хезмәт куючы-ларның барысы да, пенсионер-
ларның күпчелеге салымнарын түләгән – кулларында квитанцияләре бар. Ә гаҗәбе шул, салым түләү буенча 200әр мең сум бурычы булган 8 кеше 3әр миллион сумлык автомобильләрдә җилдерә, икешәр-өчәр катлы коттеджларда яши. Алар белән дә сөйләшүләр алып барыла. Ләкин салым түләмәгән һәр кешенең өенә барып йөрергә физик яктан мөмкин түгел. Моңа активистларның юридик яктан хаклары да юк. Кешеләрнең аңлылыгына ышанырга гына кала. 
Юлия Рыбакова салым кам-паниясенә кагылышлы кайбер кыенлыкларга да тукталды. «Бурычлылар белән эшләүдә суд приставлары эшчәнлеге аксый, – ди ул. – Алар юридик көчкә ия, хәтта граҗданнарның өйләренә барып салым бурычларын түләүне таләп итәргә хокуклары бар. Аннары, эшне тоткарлаучы бер сәбәп – транспорт, җир, милек салымын түләү кәгазьләре кешеләргә соңарып, октябрь аенда гына таратылды. Әле дә аларны алмаган кешеләр бар. Яшерен-батырын түгел, күпләр салым инспекциясендә «Шәхси кабинет»ы булып та, аннан тиешенчә файдалана белми, кайберәүләр хәтта аның барлыгын да белми, ачып та карамый. 
Авыл җирлеге башлыгы, бернигә карамастан, салымнарны түләргә туры киләчәк дип искәртә. Новотроицкое җирлеге соңгы елларда зур күтәрелеш кичерә. Республика, район программалары кысаларында мәдәният йортында капиталь ремонт үтте, парк сафка басты, юллар ремонтлана. 2021 елда район программасы кысаларында Новотроицкоеда Үзәк урамны төзекләндерү планлаштырыла. Шулай ук республика ярдәме белән Суровканы газлаштыру тәмамлана. Тик шунысы да бар, күләмле проектларны планлаштырганда җирлектә салым җыю күләме дә исәпкә алыначак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев