Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар «Ачык ишекләр көне»ндә салым органы хезмәткәрләренә үз сорауларын бирә алалар

Гадәттәгечә, ел башыннан декларация кампаниясе, ягъни өстәмә керем алган гражданнарның салым органы алдында хисап бирү чоры башлана. Шуны истә тотып һәм халыкның салым түләү өлкәсендәге белемнәрен арттыру, физик затларны үз керемнәренә салым декларацияләрен тутырырга өйрәтү максатыннан 27-28 мартта һәм 24-25 апрельдә ТР буенча 9нчы районара салым инспекциясендә «Ачык ишекләр көне»...

Гадәттәгечә, ел башыннан декларация кампаниясе, ягъни өстәмә керем алган гражданнарның салым органы алдында хисап бирү чоры башлана.

Шуны истә тотып һәм халыкның салым түләү өлкәсендәге белемнәрен арттыру, физик затларны үз керемнәренә салым декларацияләрен тутырырга өйрәтү максатыннан 27-28 мартта һәм 24-25 апрельдә ТР буенча 9нчы районара салым инспекциясендә «Ачык ишекләр көне» үтә.

Декларацияне ничек тутырырга, НДФЛ түләүләрен ничек исәпләргә, декларацияне электрон юл белән тутырганда нинди программалардан файдаланырга - тукайлылар «Ачык ишекләр көнендә» салым органнары хезмәткәрләренә шушы һәм салым түләүгә кагылышлы башка сораулар белән мөрәҗәгать итә ала.

27 март һәм 24 апрель көннәрендә кабул итү вакыты 9.00дән 20.00 сәгатькә, 28 март һәм 25 апрель көннәрендә 10.00дән 15.00 сәгатькә кадәр. Райондашлар бу вакыт аралыгында Алабуга шәһәре, Чапаев урамы, 78 йортта урнашкан 9нчы районара салым инспекциясенә яки Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, Тимерьюлчылар киселеше, 17 йортка Тукай территориаль органына килә ала. 8 (85557) 9-31-45, 9-31-50 яки 8 (8552) 74-70-01, 74-70-02 телефоннарына шалтыратырга да була.

фото http://delfabuh.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев