Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра

Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин ике концертта 400 мең сум акча җыелу мөмкинлеген әйтте.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында оештырылачак хәйрия концертларының беренче икесендә Салават Фәтхетдинов һәм аның сәхнәдәш дуслары катнаша. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында филармониянең хәйрия концертларына багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә билгеле булды.

Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин әлеге ике концертта 400 мең сум акча җыелу мөмкинлеген әйтте. Ул, Салават Фәтхетдиновның үз ярдәмен дә искә алып, бу сумманың ярты миллионнан ким булмаячагын фаразлый. “Без Салават Фәтхетдиновның Балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе икәнлеген беләбез. Концертны ул 1 июньдә булмасмы дип тәкъдим иткән иде. Мин ул көндә мәдәни чараларның күп булуын искә алып, башка көндә оештырырга тәкъдим иттем. Салават Зәкиевичка артистның үзе акча түләп җырлау идеясе бик ошады һәм ул бер урынына ике көн сорады”, - диде Кадим Нуруллин.

  • Ике концертта Балалар фонд тәкъдим иткән биш балага акча җыелачак. Болар – ДЦП диагнозы куелган балалар - игезәкләр Артур һәм Альберт Мостафиннар, Алсу Ибәтуллина, бертуган Мәрьям һәм Рамазан Батырхановлар. Кирәкле гомуми сумма – 687 мең сум.

Салават Фәтхетдинов һәм аның җыр театры һәм сәхнәдәш дуслары концертлары, 21 һәм 22 июнь көннәрендә үтә.

  • Концертлар 21 июнь көнне 20.00 сәгатьтә башлана, 22 июньдә – 19.00 сәгатьтә.

Оештыручылар әйтүенчә, бакчага 200 чамасы урындык тезелә, бакча үзе күбрәк кешене сыйдыра ала. Тамашачылар өчен барлык куркынычсызлык чаралары каралган.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 21 – 26 июнь көннәрендә Филармония скверында хәйрия концертлары оештыра.

  • 23 июнь – Татарстан Республикасы ветераннарының “Балкыш” фестивале лауреатлары, 24 июнь – Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм Татарстан Республикасы керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле концерты, 25 июнь – Татар филармониясенең ветеран артистлары концерты, 26 июнь – “La Primavera» оркестры концерты. Солист – Резеда Галимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев