20 июнь 2018 яңалыклары
-
Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай: Дөнья чемпионатының Россиядә, Казанда узуы бик яхшы
Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай футболга мөнәсәбәтен әйтте.
-
"Челны-мясо" сатуга "хәләл" этикеткасы белән дуңгыз ите чыгарган
"Татар-информ" шалтыратканнан соң, итнең сатудан алыначагын әйттеләр.
-
Тукайлыларны депутат кабул итә
22 июньдә, җомга көнне, тукайлыларны шәхси сораулар белән ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов кабул итә.
-
Сабан туе бәйрәме бар райондашларны үзенә җыйды
Шаулап-гөрләп 2018 елның да район Сабан туе узып китте. Әйтергә кирәк, бик күңелле, оешкан төстә үтте милли бәйрәмебез. Сабантуй тәмамлангач та, әле күпләр килеп оештыручыларга рәхмәтләрен әйттеләр, редакция хезмәткәрләре янына килеп тә, рәхмәтебезне газета аша җиткерегез әле, диючеләр булды. Райондашларның һәм килгән кунакларның бәхетенә, һава торышы да бик уңай торды – Сабантуй озак көтелгән җылы көннәрне алып килде. Халык Кызыл Байрак авылы аланында рәхәтләнеп күңел ачты, уеннарда, конкурсларда, спорт чараларында катнашты.
-
Фаил Камаев район Сабан туен оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде
Атналык дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев район Сабан туен оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан, ярдәм иткән тукайлыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин ике концертта 400 мең сум акча җыелу мөмкинлеген әйтте.
-
Чемпионат вакытында Казанда “Музейда футбол төне” чарасы үткәрелә
25 июнь көнне футбол сөючеләр өчен интерактив мәйданчыклар оештыру күздә тотыла.
-
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Россия җыелмасы тарихта беренче тапкыр вакытыннан алда финалның 1/8 этабына чыкты.
-
Бабайлар әйткән : “Һава торышы бүген җылы,аяз булса, арыш уңар ”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ